Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Районка” төп призны иясенә тапшырды!

Бүген төп приз иясе - Буа шәһәрендә яшәүче Николай Антонов редакциягә килеп, электр иттарткычын алып китте. 77 яшьлек Николай Николаевич әлеге хәбәрне беренче булып җирле телевидениедән ишеткән, аннан газетаның рәсми сайтыннан караган. "Районка"ны 1965 елдан, армия хезмәтен тәмамлап Буага килгән вакыттан бирле алдыруын әйтә. Моннан ике ел элек "Аргументы и...

Бүген төп приз иясе - Буа шәһәрендә яшәүче Николай Антонов редакциягә килеп, электр иттарткычын алып китте. 77 яшьлек Николай Николаевич әлеге хәбәрне беренче булып җирле телевидениедән ишеткән, аннан газетаның рәсми сайтыннан караган. "Районка"ны 1965 елдан, армия хезмәтен тәмамлап Буага килгән вакыттан бирле алдыруын әйтә. Моннан ике ел элек "Аргументы и факты"газетасының "Регион" кушымтасыннан да бүләк откан булган. Тумышы белән Иске Шәйморза авылыннан. Һөнәре буенча инженер-төзүче гомере буе районның төрле оешма-предприятиеләрендә җитәкче булып хезмәт куйган. Лаеклы ялга район башлыгының төзелеш буенча урынбасары булып эшләп чыккан.

-Газета-журналларны күп алдырам, укырга яратам. Балалар белән алмашып та укыйбыз. Район хәбәрен нигездә сезнең газета аша беләм, - дип, барлык коллективка рәхмәт әйтеп, теләкләрен ирештерде. Бернигә дә карамастан озак еллардан бирле тугры укучыбыз булып калуыгыз өчен үзегезгә рәхмәт. Бүләкнең рәхәтен күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев