Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Республика театрлары Сабан туе быел Буада, “Буа-Алан”да узачак

11 июньдә 13 сәгатьтә "Буа-Алан"га республиканың театрлар коллективлары "десанты" төшәчәк. Быел бездә беренче тапкыр ХI республика театрлар Сабан туе узачак. Күркәм традицияне 2005 елда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы башлаган иде. Шул вакыттан бирле ул популярлашып, халык арасында көтеп алынган бәйрәмгә әверелергә өлгерде. Бу көнне...


11 июньдә 13 сәгатьтә "Буа-Алан"га республиканың театрлар коллективлары "десанты" төшәчәк. Быел бездә беренче тапкыр ХI республика театрлар Сабан туе узачак. Күркәм традицияне 2005 елда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы башлаган иде. Шул вакыттан бирле ул популярлашып, халык арасында көтеп алынган бәйрәмгә әверелергә өлгерде. Бу көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар Казан татар дәүләт театры, В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академиясе театры, "Әкият" курчак театры, Яшь тамашачылар театры, Минзәлә татар дәүләт драма театры, Әлмәт татар дәүләт драма театрлары барлыгы республиканың ундүрт театры коллективларының килүе көтелә.
Артистлар бәйрәмдә халык белән бергә күңел ачачак. Программада кашыкка йомырка куеп йөгерү, көянтәгә сулы чиләкләр өлеп чабу, капчык киеп йөгерү, катыклы савыттан авыз белән акча эзләү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, палка тартышу, гир күтәрү, канат тарту, кул көрәштерү, татар көрәше, бию марафоны, эстафета, концерт булачак. Театрлар белән бергә Сабантуена Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә килүе көтелә.
Татарстанның барлык театр артистларын бер мәйданда күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Ярышларда алар белән бергә ярышыгыз, күрешегез, күңел ачыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 11 июньдә 13 сәгатьтә “БуаАлан”га республиканың театрлар коллективлары “десанты” төшәчәк