Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Буада урак барышы белән танышты (фоторепортаж)

Татарстан Президенты  районда урып-җыю эшләренең барышын вертолеттан бәяләде - муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров  озатуында  хуҗалыклар кырлары өстеннән очып әйләнде.

Районга шулай ук Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.  Аннан Президент “Кыят” җәмгыяте кырында аграрийлар һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән  очрашты. Башлап әлеге хуҗалыкта хезмәт куючы комбайнчыларның хәлләрен белеште, эш шартлары белән кызыксынды. Районда урып-җыю кампаниясе күрсәткечләре белән Марат Җаббаров таныштырды.

– Бүгенге көнгә “экватор” узылды. Һәр гектардан уртача уңыш 25,1 центенр тәшкил итә. Яңгырлар булмау аркасында алга таба да  күрсәткечләр шуннан артмаска охшаган, – диде ул. Президент бүген иң мөһиме – югалтуларга юл куймау булуын ассызыклады.   

–  Ел җиңел түгел. Шуңа да карамастан уңышны оператив төстә җыеп алырга кирәк. Эшегездә уңышлар телим, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул районда төрле программалар үтәлеше белән кызыксынды, фермер хуҗалыклары җитештергән продукция күргәзмәсен карады. Соңыннан ул “Кыят” ындыр табагы белән танышты. Генераль директор Владимир Грачев бөртек киптерү комплексы булу уракны кыска срокта башкарып чыгу мөмкинлеге бирүен әйтте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев