Сергей Восканян күңелләре төшкән кечкенә футболчыларга концерт күрсәтте (фоторепортаж)
Кичә "Акчарлак" лагеренда ял итүчеләр җирле җырчы һәм аның иҗатташ дуслары катнашында тирән эчтәлекле концерт карадылар. Сергей Завенович белдерүенчә, ул күптән түгел яшь футболчыларның уеннарга бара алмауларын һәм моңа борчылуларын ишеткән. Шуңа да аларның күңелләрен күтәрергә уйлаган. Әйтергә кирәк, ул моңа иреште. Ял итүчеләр концерт карап кына калмады, җырчыга кушылып...
Кичә "Акчарлак" лагеренда ял итүчеләр җирле җырчы һәм аның иҗатташ дуслары катнашында тирән эчтәлекле концерт карадылар. Сергей Завенович белдерүенчә, ул күптән түгел яшь футболчыларның уеннарга бара алмауларын һәм моңа борчылуларын ишеткән. Шуңа да аларның күңелләрен күтәрергә уйлаган.
Әйтергә кирәк, ул моңа иреште. Ял итүчеләр концерт карап кына калмады, җырчыга кушылып җырладылар, конкурсларда катнаштылар, төрле чор бию көйләренә биеделәр. Ә спортчылар футбол турындагы сорауларга җавапларны яудырып кына тордылар. Хәтта бүләкле дә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев