Сергей Восканян: “Кулны-кулга тотышыйк, дуслар һәм без ялгыз түгел”
Һәвәскәр җырчы һәм композитор Сергей Восканян Халыклар бердәмлеге көне уңаннан шундый исемдәге концерт әзерли. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 3 ноябрьдә узачак әлеге музыкаль программада, иницатор үзе әйтүенчә, бары тик ир-егетләр генә катнашачак. Алар төрле милләт кешеләре, төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә, җырлыйлар һәм музыка коралларында уйныйлар. Үзе әрмән милләтле...
Һәвәскәр җырчы һәм композитор Сергей Восканян Халыклар бердәмлеге көне уңаннан шундый исемдәге концерт әзерли. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта 3 ноябрьдә узачак әлеге музыкаль программада, иницатор үзе әйтүенчә, бары тик ир-егетләр генә катнашачак. Алар төрле милләт кешеләре, төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә, җырлыйлар һәм музыка коралларында уйныйлар. Үзе әрмән милләтле булган, Үзбәкстанда яшәгән, Татарстанга күчеп кайтып, ничә еллар монда яшәүче Сергей халыкара дуслыкның һәм бердәмлекнең нинди зур мәгънәгә ия булуын шулай күрсәтергә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев