Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Серияле урлауларга нокта куелды

Татарстан полицейскийларының 8 айлык "башваткычы" чишелде - узган елның августыннан бирле районнардагы авыл Советлары биналарыннан офис техникасын урлаучыларның шәхесе билгеле. Каракларны Чирмешән районында тоткарладылар. Самара егетләре өстендә 22 җинаять. Боерган авыл Советын "басу" да - алар эше. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белдерүенчә, серияле каракларның берсенә...


Татарстан полицейскийларының 8 айлык "башваткычы" чишелде - узган елның августыннан бирле районнардагы авыл Советлары биналарыннан офис техникасын урлаучыларның шәхесе билгеле. Каракларны Чирмешән районында тоткарладылар. Самара егетләре өстендә 22 җинаять. Боерган авыл Советын "басу" да - алар эше.
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин белдерүенчә, серияле каракларның берсенә 19, икенчесенә 28 яшь. Алар акча эшләү максатында тиешенчә саклык чаралары күрелмәгән объектларны - авыл Советы биналарын сайлаганнар. Анда караклар төнлә тәрәзә аша яки ишекне ватып кергәннәр. Боерган авылындагысына Самара "кунаклары" төнге беренче яртыда килгәннәр. Угрылар аннан ике ике компьютерны, ике мониторны, ноутбокны, санлы фотоаппаратны һәм 1 мең сум акча алып чыгып киткәннәр. Әлеге очрактан соң Татарстан Эчке министрлыгы җирле полицейскийларга җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итү өчен 4 төркем ОМОН хезмәткәрләрен җибәрде. Моннан тыш авыл Советы биналарына саклык чараларын ныгыту буенча эш алып барылды. Тик республикада мондый төр фактлар әледән-әле кабатлана торды. Соңгысы быелның 4 мартка каршы төнендә Чирмешән районындагы бер авылда булды. Ике катлы бинаның беренчесендә яшәүче җирле чиркәү настоятеле төнлә өстә, авыл Советы бинасында тавышлар ишетә. Бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итә, тегесе - район эчке эшләр бүлегенә. Полицейскийларны күргәч, караклар тәрәзәдән сикерәләр, "Лада Калина" автомобиленә утырып качарга омтылалар, тик өлгермиләр. Тикшерү барышында алардан чүпрәк пирчәткәләр, өтерге, күз урыннары киселгән кара баш киемнәре, ике флеш-карта табылган. Караклар 8 ай буе диярлек республика буенча урланган "малларын" Самара шәһәрендә арендага алган офиста саклаганнар. Аларны, дәлилләр буларак, "КамАЗ" автомобиле белән Чирмешән район эчке эшләр бүлегенә төяп кайтканнар. Боерган авыл Советы җиһазларын алып кайту өчен Буадан тикшерүче барды. Тик караклар эзне яхшы бутаганнар - офис техникасының мәгълүмат йөртүче запас частьләрен сатканнар, хәзерге компьютер системасын кире кайтару өстендә программист эшли.
Тикшерү барышында угрылар үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Шул исәптән Боерган авыл Советыннан урлау факты буенча да. Аларга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Әлфинур Йосыпова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан полицейскийларының 8 айлык “башваткычы” чишелде – узган елның августыннан бирле районнарда...