Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән очрашу

Якташыбыз Йолдыз Шәрапова балаларны янәдән үзенең яңа шигьри күчтәнәчләреннән "авыз иттерде" - "Күңел кыңгыраулары", "Ялкау тел", "Колакчын кигән кояш", "Зоопарк-Әлифба" китапларын тәкъдир итү кичәсе олысы, кечесе өчен зур бәйрәмгә әверелде. Очрашу шагыйрәнең туган авылында Яңа Тинчәледә башланып китте. Аның хөрмәтенә махсус оештырылган "Нур сибүче кадәм иясе" әдәби кичәсенә мәктәп укучылары...


Якташыбыз Йолдыз Шәрапова балаларны янәдән үзенең яңа шигьри күчтәнәчләреннән "авыз иттерде" - "Күңел кыңгыраулары", "Ялкау тел", "Колакчын кигән кояш", "Зоопарк-Әлифба" китапларын тәкъдир итү кичәсе олысы, кечесе өчен зур бәйрәмгә әверелде.
Очрашу шагыйрәнең туган авылында Яңа Тинчәледә башланып китте. Аның хөрмәтенә махсус оештырылган "Нур сибүче кадәм иясе" әдәби кичәсенә мәктәп укучылары күп килгән иде. Алар Йолдыз апаларының шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрәнең үзе сөйләвендә яңаларын тыңладылар. Китапханәче Гөлгенә Әбҗәлилова чарага өлкән яшьтәге авылдашларын да чакырган иде. Алар да шагыйрәне күрүләренә шатланып, аның иҗат планнары, яңа китаплары белән таныштылар.
Бу арада кунакны туган якны өйрәнү музеенда зарыгып көткәннәр иде инде. Аны мәдәният идарәсенең өлкән белгече Роберт Гордеев каршы алды, райондагы балалар иҗатын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатын тапшырды. Аннан шагыйрәнең иң кадерле дуслары - балалар сәламләде. Алар шагыйрә турында доклад, аның шигырьләрен сөйләделәр. Ә яшь артистлар Камил Вәлиев һәм Кәрим Фәсхетдинов дәртле җырларын бүләк иттеләр.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз Йолдыз Шәрапова балаларны янәдән үзенең яңа шигьри күчтәнәчләреннән “авыз иттерде” – “Күңе...