Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына да күп калмады

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды. 24 июльдә старт алачак планета беренчелеге 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар 16 көн генә булса да, чемпионат белән бәйле вакыйгалар озаккарак сузылачак. Кунаклар инде июль башында ук килә башлаячак. Узган атнада чемпионатның оештыру комитеты чарада катнашучы...


Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды. 24 июльдә старт алачак планета беренчелеге 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар 16 көн генә булса да, чемпионат белән бәйле вакыйгалар озаккарак сузылачак. Кунаклар инде июль башында ук килә башлаячак.
Узган атнада чемпионатның оештыру комитеты чарада катнашучы чит ил кешеләре һәм рәсми делегация вәкилләренә Россиягә визасыз килеп китү өчен аккредитация таныклыклары бирә башлады. Сүз уңаеннан, мондый документны беренче булып АКШның су спорты федерациясе вәкилләре алган.
Казанга исә 190 илдән спортчы көтәләр. Алар 75 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Катнашучылар бу юлы да Спортчылар авылында яшәячәк. Беренче кунаклар 17 июльдә килеп урнашыр дип көтелә. Кунакларны кайда урнаштыру гына түгел, хәтта нәрсәне күпме ашыйсыларына кадәр алдан ук тәгаенләп куелган. Спортчыларга 15 тонна ит, 7 тонна балык, 20 тонна җиләк-җимеш һәм яшелчә, 10 тонна сөт ризыгы кирәк булачак. Ризыкны җирле җитештерүчеләрдән алачаклар. Һәр спортчыга көненә 4,5 килограмм ризык каралган. Тамашаны берьюлы 12 мең кеше карый алачак. Футбол стадионында йөзүчеләр ярышса, ачылыш тантанасы "Татнефть-Арена"да узачак. Йөзү ярышлары Су спорты төрләре сараенда да булачак. Аның янәшәсендә су полосы буенча ярышлар уздыру өчен махсус корылма төзелә.
Биеклектән сикерүчеләр, ягъни хай-дайвингчылар ярышы Казансу елгасында узачак. Ачык суда йөзүчеләр дә шунда ярышачак.
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты спорт ярышлары арасында иң дәрәҗәлесе. Спорт сөючеләрнең игътибарын җәлеп итү мәсьәләсендә ул Олимпия Уеннары, футбол һәм җиңел атлетика буенча планета беренчелекләреннән генә калыша. Әйтик, Казанда узачак ярышларны телевидение аша 4,5 миллиард кеше күзәтер дигән фаразлар бар. Ә сатуда билетлар да җитәрлек әле. Хәтта иң матур спорт ярышларыннан саналган синхрон йөзүчеләр бәйгесенә дә билет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды.