Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда өченче боз юлы ачылды. Соңгысы Казан – Буа юлын 65 километрга кыскарта

Әлеге боз юлы рәсми рәвештә Аракчино бистәсеннән алып Югары Осланга кичү дип атала. ГИМС инспекторлары анда барлык тиешле чараларны башкарган: бозның калынлыгын, документларның тәртиптә булуын, коткару һәм элемтә чараларының әзер булуын тикшергән. Боз юлының озынлыгы 3200 метр, ул ике яклы хәрәкәткә көйләнгән. Хәзерге вакытта калынлыгы 25-27 сантиметр тәшкил иткән бозга...


Әлеге боз юлы рәсми рәвештә Аракчино бистәсеннән алып Югары Осланга кичү дип атала. ГИМС инспекторлары анда барлык тиешле чараларны башкарган: бозның калынлыгын, документларның тәртиптә булуын, коткару һәм элемтә чараларының әзер булуын тикшергән. Боз юлының озынлыгы 3200 метр, ул ике яклы хәрәкәткә көйләнгән. Хәзерге вакытта калынлыгы 25-27 сантиметр тәшкил иткән бозга авырлыгы 2 тоннадан да зур булмаган транспорт чараларын кертәләр. Йөртүчеләр аннан аерым кагыйдәләр буенча: тизлекне сәгатенә 15 километрдан да арттырмыйча, транспор арасында 50дән 100 метрга кадәр ара саклап, каешларны каптырмыйча, автомобиль ишекләрен биккә куймыйча хәрәкәт итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев