Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум

Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, билгеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...

 

Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк.

Бу законны кабул итү юкка түгел, билгеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915 мең кеше яши. Бу барча халыкның нибары 23,7 проценты дигән сүз. Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6 проценты нәкъ менә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. Бу - якынча 88 миллиард сум дигән сүз.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә республикада 400 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә.
Авылда гомер итүчеләр әлеге акчаларга кайсы очракларда лаек була ала соң? Беренчедән, финанс ярдәме банктан алынган кредитларның процент ставкаларының бер өлешен каплау өчен бүленә. Икенчедән, әлеге акчалар ярдәмендә кечкенә сөтчелек фермалары төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлеге тудырыла. Мөгезле эре терлек сатып алу, сыерларны ясалма аталандыру, ашлама сатып алу өчен дә махсус компенсациягә өмет итеп булачак. Шул ук вакытта бу субсидияләр яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләргә дә бүленергә мөмкин.
 
.Яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүчеләр дә читтә калмый

Бу закон шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм ысулларының ачык каналларын булдыра.

Бүгенге көндә республика җитәкчелеге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Мәсәлән, агымдагы елда авыл җирлегендә кече эшкуарлыкны үстерү өчен республика һәм федераль бюджетлардан барлыгы 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Хәзер бу ярдәм формаларын аерым закон ярдәмендә ныгытылды Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәмнең өстәмә 6 юнәлеше барлыкка килде. Шунысы мөһим: биредә терлекчелек кенә түгел, ә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, теплицалар тотуга карый торган тармаклар да күздә тотыла.

Чыганак: Матбугат. ру

Фото: plus7-db.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак.