Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада балалар бакчасына йөрү күпмегә төшәчәк

Баласын мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә йөртүче әти-әниләр яңа елдан соң айлык түләүләрнең артуын борчылып көткәннәр иде. Ниһаять, җиңел сулап куйдылар - арту уртача 8 процент тирәсе тәшкил итәчәк. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков күптән түгел район массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәдә артымның зур булмавы хакында әйтеп киткән иде ин-де. Мәгариф...


Баласын мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә йөртүче әти-әниләр яңа елдан соң айлык түләүләрнең артуын борчылып көткәннәр иде. Ниһаять, җиңел сулап куйдылар - арту уртача 8 процент тирәсе тәшкил итәчәк.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков күптән түгел район массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәдә артымның зур булмавы хакында әйтеп киткән иде ин-де. Мәгариф идарәсе белгечләре әти-әниләрне борчыган тагын бер сорауга ачыклык керттеләр: шә-һәрдә балалар бакчалары элеккеге эш режимында калачак. Шимбә көннәре кыскартылачак дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Тагын бер яңалык: район башкарма комитеты җитәкчесенең 27 ноябрендәге карары нигезендә авыл җирлекләрендәге мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә шимбә көннәрендә кизү төркемнәр оештыру мөм-кинлеге туды. Быелның сентябреннән аларда атналык эш көне 5 көнгә генә калдырылган иде. Район мәгариф идарәсе методисты Рәзинә Хисаметдинова белдерүенчә, авылларда шимбә көнне баласын бакчага йөртергә теләгән әти-әниләр алдан гариза язарга тиешләр. Шулай ук эш сәгате дә алар белән бергә килешенеп билге-ләнә.
Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әти-әниләр арасында бакчалар белән килешүне өзүчеләр булмаган. Узган ел айлык түләү-не күтәрә алмаслык йөккә санап, 80нән артык гаилә килешүне өзгән иде.
Мәгълүм булганча, бакча өчен түләүнең дөреслеген ата-аналар үзләре дә тикшерә алалар. Моның өчен баланың "садикка" кайсы көннәрдә бару-бармавын билгеләп барырга кирәк. Мисал өчен, икенче категорияле бакчага йөрүче ясле яшендәге (3 тулмаган) ба-ла һәр көнне "садикка" китерелсә, айлык түләү 3480 сум булачак. Шуның 2889 сумы урын өчен, ә 591 су-мы туклану өчен. Туклануга билгеләнгән сумманы календарьдагы тулы эш көннәре санына бүләргә һәм балагыз бакчага йөр-гән көннәргә тапкырларга кирәк (591:27(эш көне) 21.89 сум х 20 (мисал өчен бала айга шулкадәр көн бакчага йөргән) = 437,8 сум). Әлеге суммага абонент түләү суммасын кушыгыз һәм менә сезгә айлык түләү бәясе.

Фото: old.zauralonline.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев