Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватан сакчысы көне уңаеннан буалыларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов котлый

Хөрмәтле буалылар! Сезне чын күңелдән Ватан сакчысы көне белән котлыйм. Бу көнне без илебез иминлеген дошманнардан батырларча саклаган, тыныч тормышта Хәрби Көчләрдә хезмәт итүче ир-егетләребезне данлыйбыз. Илебезне көчле итүче рухи кыйммәтләр: Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер тору, дошманнардан саклау һәрвакыт үзгәрешсез кала. Һәр россияле, татарстанлы, хәрби постта булсынмы, тыныч...

Хөрмәтле буалылар!

Сезне чын күңелдән Ватан сакчысы көне белән котлыйм.

Бу көнне без илебез иминлеген дошманнардан батырларча саклаган, тыныч тормышта Хәрби Көчләрдә хезмәт итүче ир-егетләребезне данлыйбыз. Илебезне көчле итүче рухи кыйммәтләр: Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер тору, дошманнардан саклау һәрвакыт үзгәрешсез кала. Һәр россияле, татарстанлы, хәрби постта булсынмы, тыныч тормышта хезмәт башкарсынмы - иң беренче чиратта үз Ватанын, туган ягын саклаучы ул.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче ветераннарыбызга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең батырлыгыгыз бүген дә башкаларга үрнәк булып тора, бүгенге Ватан сакчыларының рухын ныгыта - данлы традицияләрне дәвам итү, илебез язмышы, киләчәгебез өчен зур җаваплылык аларга йөкләнә.

Бәйрәм уңаеннан барлык ир-егетләргә исәнлек, гаилә иминлеге, бәхет, ышаныч, оптимистлык, тыныч күк йөзе телим.

Бәйрәм белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев