Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Чәчкапта иң җитез чаңгычылар кемнәр? (+ фото)

Моны авылның мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре традицион чаңгы ярышы үткәреп ачыкладылар. 50 яшьтән өлкән ир-атлар арасында беренче урынны Казаннан кайткан Хәмит Бикмуллин, икенчене Илгизәр Батталов, өченче урынны Фәрит Ильясов яуладылар. Яшьрәк ир-егетләрдән Салих Мусин, Алмаз Җиһаншин, Әлфис Шәрәфетдинов, югары сыйныф укучылары арасында Фәнил Шакирҗанов, Ранис Нигъмәтҗанов, түбән сыйныф укучыларыннан Алмаз...

Моны авылның мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре традицион чаңгы ярышы үткәреп ачыкладылар. 50 яшьтән өлкән ир-атлар арасында беренче урынны Казаннан кайткан Хәмит Бикмуллин, икенчене Илгизәр Батталов, өченче урынны Фәрит Ильясов яуладылар. Яшьрәк ир-егетләрдән Салих Мусин, Алмаз Җиһаншин, Әлфис Шәрәфетдинов, югары сыйныф укучылары арасында Фәнил Шакирҗанов, Ранис Нигъмәтҗанов, түбән сыйныф укучыларыннан Алмаз Абдрахманов, Рөстәм Хәйруллин, Нияз Мусин иң җитезләре булдылар. Укучы кызлар Әдилә Садриева белән Люзия Бикмуллина кулга-кул тотынышып диярлек килделәр. Хатын-кызлар арасында Хөрия Җиһаншина җиңде, аннан соң финиш сызыгын Гөлнара Җамалиева, Әминә Гыйззәтуллина уздылар. Рафиз Садретдинов ярышны гадел хөкем итте. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Хөрия, Эльвира Садриева, Фәридә Саттарова һәм Зөбәрҗәт Хисамова барысын да тәмле пылау белән сыйладылар, Җәгъфәр Мусин күмер самавырын кайнатып кына торды. Авыл үзешчәннәре ир-егетләргә матур җырларын бүләк иттеләр. Ә бүләкләрне алырга фермер Сәйдәш Мусин ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев