Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы кыр эшләре башланды

"Ак Барс Буа" агрофирмасының Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге 1 номерлы "Тахаръял" филиалында быел да район да беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын минераль ашламалар белән тамырдан тукландыруга керештеләр. Иртәнге сәгать 6да "Восход" бүлекчәсенең күпьеллык үлән кырында эш бара иде инде. "Туман" машинасында Виктор Левчев икенче көнен эшли. - Кичә барлыгы 157...



"Ак Барс Буа" агрофирмасының Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге 1 номерлы "Тахаръял" филиалында быел да район да беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын минераль ашламалар белән тамырдан тукландыруга керештеләр.

Иртәнге сәгать 6да "Восход" бүлекчәсенең күпьеллык үлән кырында эш бара иде инде. "Туман" машинасында Виктор Левчев икенче көнен эшли.

- Кичә барлыгы 157 гектарда эш башкардым. Бүген 180 гектардан ким булмаска тиеш, - ди ул.

Минераль ашламаны "КамАЗ" автомобилендә Рөс-тәм Низамов ташып өлгертеп тора. Радик Гыйсмәтов белдерүенчә, ул һәр гектарга 100-150 килограмм исәбеннән 2 мең гектар мәйданда кертеләчәк һәм артыннан ук дым туплау агрегатлары барачак. Ә кардан арынган басуларда барлыгы 4 чәчү агрегаты эшләячәк. Технология таләпләрен төгәл үтәгәндә туфракка кертелгән ашламаның уңыш өчен уңай нәтиҗәсе булачак.

Филиалда язгы кыр эшләренә тулы әзерлектә кере-шәләр. Узган көздән үк чәчүдә файдаланучы барлык төр агрегатлар да ремонтлап калдырылган. Җитәрлек күләмдә тиешле таләпләргә туры килүче чәчү материаллары тупланган. Комплекслар ике сменада эшләү өчен үз механизаторлары белән тәэмин ителгән. Алар өчен кырда да барлык шартлар тудырылган. Күчмә ашханә дә эшли. "Ак Барс" холдинг компаниясе тарафыннан һәр эшне башкарып чыгарга җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары кайтарылган. Югарыдан игътибар булгач хезмәтчәннәрнең дә күңелләре күтәренке.

Гакыйл Камалетдинов.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак Барс Буа” агрофирмасының Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге 1 номерлы “Тахаръял” филиалында быел д...