Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары Лашчыда Миләүшә Зарипова истәлегенә чаңгы ярышлары узды (фоторепортаж)

Әлеге традицион бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда Югары Лашчы мәктәбеннән, Буадан, Апас һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан яшь чаңгычылар җыелды. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2001-2002 елларда туган ир балалар һәм кызлар спринтта - 1 һәм 1,2 километрда узыштылар. Һәр төркемдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән алтышар спортчы финалда да җитезлек...

Әлеге традицион бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда Югары Лашчы мәктәбеннән, Буадан, Апас һәм Чуашстанның Яльчек районнарыннан яшь чаңгычылар җыелды. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2001-2002 елларда туган ир балалар һәм кызлар спринтта - 1 һәм 1,2 километрда узыштылар. Һәр төркемдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән алтышар спортчы финалда да җитезлек сынадылар. Кечерәкләр арасында кызлардан беренче-икенче урыннарны Югары Лашчыдан Лиза Казначеева һәм Света Сайкина, өченчене Яльчектән Алина Петрова алдылар, ир балалардан шулай ук яльчекле Кирилл Кузнецов, югарылашчылар Сергей Никоноров һәм Олег Московский призерлар булдылар. Өлкәннәрдән беренче-икенче урыннарда Яльчектән һәм Апастан килгән Екатерина Агеева һәм Эльвина Сөнгатуллина, өченчедә - югары лашчылы Екатерина Никонорова. Ир балалар арасында исә беренче-икенче нәтиҗәне югарылашчылар Илгиз Зарипов һәм Рәсим Сәгъдиев, өченчене яльчекле Сергей Волков күрсәттеләр. Бүләкләр 4-6 урыннарны алучыларга да бирелде. Моңа ярдәмне спонсорлар Фирдүс Гыймалетдинов, Ленар Сабиров, Валерий Московский, Сергей Иванов, Анатолий Андреев, Рифкать Сәгъдиев, Газим Насретдинов, Исмәгыйль Галиуллин, Татар Аксуы, Югары Лашчы мәчетләре күрсәтте. Учакта пешкән хашлама һәркемгә җитте. Аны әзерләргә сарык - әлеге бәйгене оештыручы Иван Карамаликов бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев