Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып булмаячак

Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирә. Узган ел әлеге уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләренә генә түгел, ә суд приставларына да тырышып эшләргә туры килгән. Ник дигәндә, 2014 елда республикада ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең шактый күп булуы ачыкланган. Узган ел 305 миллион сумга күбрәк Республиканың...


Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирә. Узган ел әлеге уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләренә генә түгел, ә суд приставларына да тырышып эшләргә туры килгән. Ник дигәндә, 2014 елда республикада ЮХИДИ штрафларын түләүдән качып йөрүчеләрнең шактый күп булуы ачыкланган.

Узган ел 305 миллион сумга күбрәк

Республиканың суд приставлары идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда әлеге идарә карамагында барлыгы 1,9 миллион эш булган. Шуларның 38,7 проценты юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар белән бәйле. Бу - 2013 ел белән чагыштырганда шактый зур күрсәткеч.

"Суд приставлары тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, машина йөртүчеләрдән 399 миллион сум күләмендә бурыч түләтелде. Бу - 2013 ел белән чагыштырганда 305 миллион сумга (!) күбрәк", - дип белдерә Татарстан суд приставлары идарәсенең матбугат хезмәте.

Хәзер машина йөртүчеләргә кагыйдәләрне бозган өчен штраф түләүдән качып котылуы шактый авыр. Хокук сакчыларына республикада күптән инде зур популярлык казанган "Юл приставы" системасы да булыша.

- Әлеге система ярдәмендә барлыгы 3 205 машина туктатылды, 92 кешенең шәхси милегенә арест салынды. Җыелган штраф күләме 6,6 миллион сумнан да артып китте, - дип ассызыклыйлар Суд приставлары идарәсендә.

Юлларда вәзгыять яхшырган

Татарстандагы юл-транспорт һәлакәтләре турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов китергән мәгълүматларга караганда, 2014 елда Татарстанда барлыгы 5,4 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 614 кеше үлгән, 7 меңгә якыны төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу саннар 2013 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда яхшырак. 2013 елда республикада аварияләр нәтиҗәсендә 709 кеше һәлак булган иде.

- Юллардагы вәзгыятьнең бераз яхшыруына да карамастан, бер проблема аеруча күзгә ташлана. Авария нәтиҗәсендә торак пунктлардан читтә һәлак булучылар саны елдан-ел арта. 2014 елда мондый төр аварияләргә юл фаҗигаләрендә үлүчеләрнең 72 проценты туры килде. 2013 елда ул 68 процент иде, - дип белдергән иде Рифкать Миңнеханов ЮХИДИ идарәсенең коллегия утырышында.

Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, республика юлларындагы вәзгыятьнең яхшыруына карамастан, бу юнәлештә тагын да активрак эшләргә кирәк.

- Алга китеш бар, тик бу өлкәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә шактый күп әле. Аварияләр нәтиҗәсендә 600дән артык кеше һәлак булды. Араларында балалар да бар. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне дәвам иттерергә кирәк, - дип саный министр.

Районнарга игътибарны арттырырга

Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыятьнең яхшыруы исә, беренче чиратта, ЮХИДИ идарәсендә эш процессының көчәюе белән бәйле.

- Район җирлекләренә аеруча зур игътибар бирелде. Юлларда сакта торучы полиция хезмәткәрләренең саны бермә-бер артты, - диде Артем Хохорин.

Эчке эшләр министры сүзләренчә, быел ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә аеруча авырга туры киләчәк. Беренче чиратта, бу республикада узачак мөһим вакыйгалар белән бәйле.

- 2015 ел бер дә җиңелләрдән булмаячак. Май-август айларында аеруча тырышып эшләргә туры киләчәк. Бу исә, үз чиратында, республика районнарында полиция хезмәткәрләре саны кимүгә китерәчәк. Шуңа күрә төрле проблемалар килеп туачагы көн кебек ачык. Бу өлкәдә хәзердән үк актив эш алып бару сорала, - дип белдерде Артем Хохорин.


Узган елның 12 аенда Татарстанның ЮХИДИ идарәсе тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 5,8 миллион очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге административ хокук бозулар турында 3,5 миллион карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Билгеле булганча, Татарстан җитәкчелеге республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча зу...