Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар, татар теленнән Бердәм диктант языгыз!

Татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акцияне беренчеләрдән булып Казан дәүләт медицина университеты оештыра. Бердәм диктант 23 апрель көнне көндезге сәгать 2дә барлык үткәрү урыннарында старт алачак. Буада диктант язу өчен шәһәрнең Комсомол урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан медицина училищесына килергә кирәк булачак. Акция тагын медицина университетының Бутлеров урамы...

Татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акцияне беренчеләрдән булып Казан дәүләт медицина университеты оештыра. Бердәм диктант 23 апрель көнне көндезге сәгать 2дә барлык үткәрү урыннарында старт алачак. Буада диктант язу өчен шәһәрнең Комсомол урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан медицина училищесына килергә кирәк булачак. Акция тагын медицина университетының Бутлеров урамы 49 "А" һәм Ф. Әмирхан урамы, 16 йорты адреслары буенча урнашкан укыту-лаборатория корпусларында, шулай ук республиканың барлык медицина уку йортларында үткәреләчәк. Бәйгедә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Буада акция үткәрү координаторы, училище укытучысы Гөлсинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, моңа әзерлек эшләре башланган. Диктантны әйтеп яздыручылар, тикшерүчеләр, кабинетлар билгеләнгән. Әлегә 30 кеше диктант язарга теләк белдергән. Аларга сез дә кушыла аласыз. Моның өчен 16 апрельгә кадәр гариза бирергә кирәк. Училищега килергә дә, 3-10-33 номеры буенча шалтыратырга да мөмкин.

Ә 16 апрель көнне 15 сәгатьтә "Тоталь диктант-2016" Халыкара белем бирү акциясе узачак. Казанда аны 20 мәйданчыкта язып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев