Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа кырларыннан репортаж (+фото)

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Аның берничәсендә урак барышы белән без дә танышып кайттык. Алдан Шәмәк авылы янындагы кырларга юл алдык. Анда "Авангард" агрофирмасы игенчеләре борчак суктыралар иде. Бу көнне туган көнен кырда каршылаган агрофирма генераль директорының урынбасары Расыйх Яфизов кырдагы эшләр белән шәхсән үзе таныштырып китте....

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Аның берничәсендә урак барышы белән без дә танышып кайттык.

Алдан Шәмәк авылы янындагы кырларга юл алдык. Анда "Авангард" агрофирмасы игенчеләре борчак суктыралар иде. Бу көнне туган көнен кырда каршылаган агрофирма генераль директорының урынбасары Расыйх Яфизов кырдагы эшләр белән шәхсән үзе таныштырып китте.

-Әлки кырында коеп яңгыр явып китте, вакытны әрәм итмичә тизрәк бирегә күчендек. 1100 гектар борчак чәчтек иде, бик уңды, инде 250 гектарын суктырырга да өлгердек. Уңыш һәр гектардан 35-40 центнер чыга, - дип сөенеп сөйләде ул (мәгълүматлар 1 августка алынды). Ра-сыйх Яфизов агрофирма буенча да күрсәткечләр белән таныштырды. Быел 8 мең гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән. Шуның яртысында эш төгәлләнгән. Уртача уңыш күләме һәр гектардан 46 центнер чыккан. Кыр "хуҗасы" уңган комбайнчылары белән дә мактанды. "Нью-Холланд" һәм "Акрос-530" кыр корабларында эшләп беренче урында барган Дмитрий Сидоров һәм Илгизәр Сөнгатов кебекләр булганда урак та озакка бармас дип әйтеп узды ул. Алар "эзенә басып" килгән тагын бер комбайн хуҗасын Наил Хәйбуллинны безнең янга да чакыртты. Анысының да һич вакыты юк, берничә минутка гына туктап алды.

-Кечкенәдән техникадан аерылганым юк. Иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәм, урам, җыям. Эшемнән бик канәгать, - дип ашыгып сөйләде дә яңадан кырга кереп китте. "Авангард"та эшне иртәгә калдырмыйлар. Якындагы кырда салам төргәкләп ташыйлар.

-Салам төргәкләүче Николай Аланов берүзе берничә кешегә тора. "КамАЗ"ларга төргәкләрне өлгертә. Саламны ферма яннарына ташып куябыз. Коры вакытта, анысы да җыелып калсын иде, - диде Расыйх Яфизов.

Кайтканда юл уңыннан "Ак Барс Буа" агрофирмасының 3 номерлы филиалы кырына кердек. Директор Фаяз Кәримов, иртәдән кичкә кадәр комбайнчылар янында кырдан кайтып кергән юк, дип елмаеп безне каршы алды. Филиалның барлыгы 7154 гектар мәйданның 3630 гектарын суктырырга да өлгергәннәр. Аннан 11562 тонна уңыш җыеп алганнар.

-Һава торышы шулай коры торса, ике атна дигәндә уракны тәмамлыйбыз, - диде Фаяз Кәримов. Без китәргә җыенган арада эшчеләргә кичке аш та килде. Комбайнчылар аз вакытка гына туктап алгач, яңадан кыр корабларына "менеп кунакладылар". Ә без аларның сап-сары кырдан тигез иңләп баруларына хозурланып кыр боткасыннан авыз иттек. Кырда йөреп арыгангамы, бик тәмле иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев