Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр – төрлечә

Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр - төрлечә. Берәүләр терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы комплексларны үткән көздән үк ремонтлап куйса, икенчеләрендә әле төзәтү эшләре алып барыла гына. "Дружба" агрофирмасының 1 номерлы филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында узган семинар-киңәш-мәдә район җитәкчелеге әлеге хакта җентекле сөйләшү алып барды. Филиал белән...

Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр - төрлечә. Берәүләр терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы комплексларны үткән көздән үк ремонтлап куйса, икенчеләрендә әле төзәтү эшләре алып барыла гына.

"Дружба" агрофирмасының 1 номерлы филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында узган семинар-киңәш-мәдә район җитәкчелеге әлеге хакта җентекле сөйләшү алып барды.

Филиал белән танышу Иске Мәртле товарлыклы-сөт-челек фермасыннан башланды. Биредә экологик-санитар чистарту айлыгы кысаларында территорияләр тәртипкә китерелгән. Тирес басуга чыгарылган. Күпьеллык үлән чәчелгән. Биналар тимер рәшәткә бе-лән әйләндереп алынган.

-Былтыр 1,4 километр юлга бетон түшәлде, 1500 тонна сыйдырышлы сенаж базы төзелде. Исәбебез әлеге ферманы барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы итү,- ди агрофирманың генераль директоры Радик Гыйсмәтов.

Филиалның барлык бүлекчәләрендә дә савым сыерлары җәйге лагерьларга күчерелгән. Хәзер абзарларда ремонт эшләре алып барыла.

- Җәй ул арзан бәядән мул сөт, ә май ае яшь бозауларга сыйфатлы дару үләннәреннән торган көлтәләр әзерләү чоры да. Бу эшкә якын арада авылда эшкә яраклы барлык кешеләрне дә җәлеп итәргә кирәк,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов. Быел 85шәр мең тонна сенаж, силос, 17 мең тонна печән һәм җитәрлек күләмдә тупас азык әзерләү бурычы тора.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитеш-терү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысовның да күңеле борчулы.

-Терлек азыгы әзерләүгә керешергә бер атна вакыт калып бара. Әле кайбер хуҗалыкларда машиналарга запас частьләр кайта гына башлады,- диде ул.

Филиал директорларын да аңлап була. Кайбер терлек азыгы әзерләү комплекслары 13 ел кулланылышта икән.

* * *

Елны терлекчелектә 5 процент үсеш белән төгәлләү бурычы куелды. Агымдагы елның 5 аенда барлыгы 142612 центнер сөт җитештерелгән. 4855 баш бозау алынган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов сүзләренә караганда, һәр сыердан уртача 2282 килограмм сөт савып алынган. Мөгезле эре терлекләр саны 603кә кимеп, 23615 башка калган. "Дружба" агрофирмасының 1, 2, 3 номерлы филиалларында малларның баш саны 940-497 башка кимегән. Барлыгы 12351 центнер сыер ите җитештерелде. "Авангард" агрофирмасы, "Дружба" агрофирмасының 4 номерлы филиалы бу өлкәдә лидерлар рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев