Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада иң оста балыкчылар кемнәр? (фоторепортаж)

Аларны Кырлаңгы авылы янындагы буада боз астыннан балык тоту буенча Буа шәһәре кубогына бәйге үткәреп ачыкладылар. Ярышта 25 балыкчы катнашты, иртәнге сәгать 8дән 12нче яртыга кадәр арада аларның яртысы алабуга балыгын эләктерде. Җиңүне барлыгы 2 килограмм 750 грамм балык тоткан һәвәс, тәҗрибәле балыкчы Рөстәм Галиәкбәров яулады. Икенче урынны Илһам Гыйззәтов...

Аларны Кырлаңгы авылы янындагы буада боз астыннан балык тоту буенча Буа шәһәре кубогына бәйге үткәреп ачыкладылар. Ярышта 25 балыкчы катнашты, иртәнге сәгать 8дән 12нче яртыга кадәр арада аларның яртысы алабуга балыгын эләктерде. Җиңүне барлыгы 2 килограмм 750 грамм балык тоткан һәвәс, тәҗрибәле балыкчы Рөстәм Галиәкбәров яулады. Икенче урынны Илһам Гыйззәтов (860 грамм), өченчене Айдар Низамов (755 грамм) алдылар. Иң зур - 310 граммлы алабуга да Айдар кармагына капты. Рөстәм исә тагын бер конкурста отты - бозны борау белән тишү буенча иң җитезе булды. Бу көнне барысына да - җиңүчеләргә дә, балыклы булучыларга да, аны эләктерә алмаучыларга да, иң өлкәннәргә дә, иң яшь балыкчыга да спонсорлар Денис Сусанин, Илһам Гыйззәтов, Олег Панцырев, "Алина" (Наилә Сибгатуллина), "Нур" (Айрат Әхмәтҗанов) кибетләре, "Агент" (Рөстәм Бакиров) типографиясе әзерләгән һәм катнашучыларның старт взносларына алынган кыйммәтлк призлар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев