Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буалылар, һәлак булганнар, үлгәннәр истәлегенә шәмнәр кабызыйк

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел үтүгә багышланган "Хәтер шәме" мемориаль акциясе оештырыла. Бу чара беренче тапкыр, "Бөтен Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында үткәрелә. Бу уңайдан Буада, үзәк мәйданда, үзәк паркта 21 июньдә 21 сәгатьтә, 22 июньдә иртәнге 4 сәгатьтә "Хәтер...

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел үтүгә багышланган "Хәтер шәме" мемориаль акциясе оештырыла. Бу чара беренче тапкыр, "Бөтен Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында үткәрелә.

Бу уңайдан Буада, үзәк мәйданда, үзәк паркта 21 июньдә 21 сәгатьтә, 22 июньдә иртәнге 4 сәгатьтә "Хәтер шәме" акциясе уза. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан һәм бүгенге көнгәчә яши алмаган райондашларыбыз хөрмәтенә шәмнәр кабызыла.

Буалылар, һәлак булган, сугыштан соң үлгән ветераннар хәтерен саклаучы буларак, сезне барыгызны да әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Үзегез белән шәмнәр алып килегез.

Кичке тугызда үзәк паркта "Сталинград" фильмын күрсәтү дә оештырыла.

22 июньдә 10 сәгатьтә шәһәр үзәк мәйданында Хәтер митингы оештырыла.

фото: Smolpatriot.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев