Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Канадача сенаж ике сәгать эчендә (фоторепортаж)

Кояшлы көннәр тууга "Дружба" агрофирмасының дүртенче филиалында, төгәлрәге Иске Суыксу авылы кырларында күпьеллык үлән урдыруга керештеләр. Биредә терлекләр өчен кышкы азык запасы әзерләүне берничә елдан бирле Канада технологиясе буенча алып баралар. Бу яңалык түгел. Төрдәш ысул белән яшел масса әзерләү районның башка хуҗалыкларында да бар. Әмма белгечләр сүзләренә караганда, биредә...

Кояшлы көннәр тууга "Дружба" агрофирмасының дүртенче филиалында, төгәлрәге Иске Суыксу авылы кырларында күпьеллык үлән урдыруга керештеләр. Биредә терлекләр өчен кышкы азык запасы әзерләүне берничә елдан бирле Канада технологиясе буенча алып баралар.

Бу яңалык түгел. Төрдәш ысул белән яшел масса әзерләү районның башка хуҗалыкларында да бар. Әмма белгечләр сүзләренә караганда, биредә технология башкаларга караганда өстенрәк.

Бүлекчәнең ферма мөдире Рөстәм Измайлов сүзләренчә, кырдагы күпьеллык үлән урдырылып, рәтләргә салынганнан соң, пресс-җыючы тагылмасы ярдәмендә төргәкләргә төрелә. Үләннең дымлылыгы 70 процент булырга тиеш. Ике сәгать эчендә әлеге төргәкләрне тагын бер технологик этап көтә. Ул - яшел массаны махсус полиэтилен элпәгә чорнап, консервацияләп, саклауга кую чоры. Ә хәзер бу хакта төгәлрәк. Күз алдыбызда пресс-җыючы санаулы минутлар эчендә чираттагы төргәкне төр-гәкләп өлгертте. Төргәкне транспортировкалау арбасында кырдан ферма янына алып кайттылар. Бик уңайлы - махсус җайланма үзе күтәртә, арбасына сала. Барлыгы 16 төргәк сыйды. Кырдан аларны ферма тирәсенә озатып торучы хисапчы Фариз Баһаветдинов безгә Канада технологиясенең өстенлеге турында сөйләде.

- Крестьян гомер буе шуның турында хыялланды. Ике сәгать эчендә консервация үткәннән соң, азык составындагы витаминнар күбесенчә сакланып кала. Кыш көне барлык терлекләр өчен витаминлы азык чыганагы булып тора. Сөт продукциясен үстерүдә, майлылыгын арттыруда булыша, терлекләрне авыруларга каршы торырга ярдәм итә, - ди ул. Көнгә якынча берсе-берсе 300-400әр килограммлы 130-140 төргәк ясыйлар.

Арбадагы төргәкләрне Иске Суыксу авылы сыерлар фермасы тирәсенә алып кайтып, аларны консервацияләргә керештеләр. Вакыт бара, 16сын да 2 сәгать эчендә төргәкләп өлгертергә кирәк. Җәйге чорда берничә елдан бирле бирегә эшкә чыккан укытучы Илдус Хәсәенов башкара бу җаваплы процедураны. Узган ел да ул әзерләде. Печән кыш буе кырдан яңа чабып алып кайткан кебек торды. Хәер полиэтиленны ничә кат чорнау да азыкның ничек сакланышын хәл итә икән. Иң мөһиме - һава калдырмаска кирәк. Рөстәм Измайлов сүзләренә караганда, бер төргәк печәнне полиэтилен белән кимендә 6 кат әйләндереп чорнарга кирәк. 8 катлысы тагын да озаграк, 8 айга кадәр саклана, ди ул.

- Кыш буе шуннан кисеп алып яшь бозауларга, сыерларга ашаттык. Быел да 1500-2000 төргәк әзерләячәкбез. Моннан тыш, сенажны элеккеге ысул белән дә салачакбыз, - ди ферма мөдире.

Элеккеге ысул белән ди-гәннән, әтинең ачы таң-нан гөрелдәтеп тракторын кабызып, яшел масса ташырга ашыгулары искә төште. Кырдан "КИР" тагылмасы үләнне трактор арбасына тутырып өлгертеп то-ра, "МТЗ"лар бер-бер артлы аны базга ташыйлар. Сусыл азыкны авыр техника бертуктаусыз таптатып, тыгызлый. Силос-сенаж базларында бригада хатын-кызларының кул хезмәте дә күп кулланылды. Күпме вакыт, көч таләп ителгән. Ә монда 2 сәгать эчендә әзер сенаж өлгереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев