Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада факелы – Буа музеендагы экспонат

Туган якны өйрәнү музееның "Безнең якташлар" залындагы экспонат - Универсиаданың сувенир факелы районга моннан өч ел элек бүләк ителде. Өлкәннәр декадасы кысаларында әлеге экспозиция рәсми рәвештә ачылды. Бу тантананы махсус Өлкәннәр көненә багышлау юкка гына түгел. Универсиада уты Буага килгәч, эстафетада аны районда яшәүче Искәндәр Сәйфетдинов та тотып йөгергән иде....

Туган якны өйрәнү музееның "Безнең якташлар" залындагы экспонат - Универсиаданың сувенир факелы районга моннан өч ел элек бүләк ителде. Өлкәннәр декадасы кысаларында әлеге экспозиция рәсми рәвештә ачылды.

Бу тантананы махсус Өлкәннәр көненә багышлау юкка гына түгел. Универсиада уты Буага килгәч, эстафетада аны районда яшәүче Искәндәр Сәйфетдинов та тотып йөгергән иде. Ул ветераннар арасында бердәнбер факел йөртүче булды. Бу мизгелләрне спорт аксакалы иң кадерлесе дип саный. Югыйсә, Искәндәр Тимергали улының горурланырлык уңышлары аз булмады. Ул Татарстанның "Өченче яшь" дип аталган пенсионерлар Спартакиадасында алты тапкыр катнашып, яхшы күрсәткечләргә ия булды. Райондагы Сабантуйлар да ансыз узмады - төрле елларда милли көрәштә баш хөкемдар булып торды.

Аның спортка керткән зур өлешен район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Владимир Храмов та билгеләп узды. 80 яшьтән узган булуына карамастан, аның әле дә спорт белән актив шөгыльләнүе залдагыларны сокландырды. Ул әле идәннән этелү буенча яшьләргә дә "махы" бирмәве, һәр көнне иртән йөгереп кайтуы турында кызык итеп сөйләде. Соңгысын район финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Әһлиуллин да раслады.

-Һәр көнне эшкә барганда Искәндәр абый чабып кайтып килә. Яшьләргә тере үрнәк бит ул, - диде Рамил Равилович.

Әйтелгән барлык җылы сүзләрдән соң, бәйрәм "гаеплесе" Искәндәр Сәйфетдинов һәм Владимир Храмов экспозициягә куелган кызыл тасманы кистеләр, барчасы андагы Универсиададан калган кадерле бүләк белән беррәттән башка экспонатлар белән дә таныштылар. Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев