Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Worldskills чемпионатының региональ этабы: Буа егетләре - өченче (+фото)

безнең егетләр -өченче Шушы көннәрдә Казанда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумында "Ашчы, кондитер" бүлегендә икенче курста белем алучы Инсаф Рәхимҗанов һәм "Ветеринария" бүлегенең өченче курс студенты Евгений Думилин икесе дә өченче урын яуладылар. Инсаф үзен "Ашчы эше" компетенциясендә сынады. Алар арасында бәйге ике көн...

безнең егетләр -өченче

Шушы көннәрдә Казанда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумында "Ашчы, кондитер" бүлегендә икенче курста белем алучы Инсаф Рәхимҗанов һәм "Ветеринария" бүлегенең өченче курс студенты Евгений Думилин икесе дә өченче урын яуладылар.

Инсаф үзен "Ашчы эше" компетенциясендә сынады. Алар арасында бәйге ике көн дәвам иткән.

- Беренче көнне дә, икенчесендә дә дүртәр сәгать дәвамында өчәр ризык - салкын кабымлык, кайнар аш, десерт әзерләдек, - ди егет. Без күптән түгел күзәткән чыгарылышларның Worldskills стандартларына туры китерелгән имтиханыннан аермалы буларак, биремдә ризыкның исеме генә язылган, ә гарнирын, соусын конкурсантларның үзләренә уйларга, продуктларын "кара тартма"дан җыярга туры килгән. Региональ экспертлар бер "хәрәкәтне" дә күз уңыннан ычкындырмаганнар - әзерләнгән ризыкның тәме, бизәлеше белән эшнең ни дәрәҗәдә төгәл, технология таләпләренә туры китерелеп башкарылуын, эш урыны чиста булуын да бәяләгәннәр.

- Инсаф барысын да җиренә җиткереп башкарды. Ул бик тырыш, кушканны җиренә җиткереп үтәүче егет. Аннан бәйгегә ныклап әзерләндек тә. Челтәр этабында дүртенче урын алган иде, ә төп бәйгедә бер башка күтәрелде. Бу зур шатлык һәм киләсендә тагын да зур уңышларга ирешүгә этәргеч бирә, - ди укытучысы Фирая Юнысова. Инсаф үзе пешерергә бик яратам, ди. Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач һич икеләнмичә шушы бүлеккә укырга кергән. Аны тәмамлагач ашчы булып эшләргә тели.

Чуашстанның Батыр авылыннан булган Евгенийны исә техникумга хайваннарны яратуы китергән. Конкурска да курыкмыйча барган.

- Кечкенәдән бу һөнәрне сайлаячагымны белә идем, - ди ул. Туган ягына эшкә дә чакыралар инде аны. Аңа кадәр тагын бер ел укыйсы бар, ә менә апрель аенда практикага кайтачак. Быел "Ветеринар" студентлар отрядында эшләргә дә тели. Евгений техникумда ныклы белем бирүләрен әйтсә, укытучылары - Наталья Нуриева, баш региональ эксперт вазифасын да башкаручы Максим Мечов егетне максатчан, җаваплы, тырыш булуы өчен мактыйлар.

- Күз алдына гына китерегез: конкурсантлар өч көн дәвамында алтышар сәгать туктаусыз эшләделәр. Монда белем генә җитми, ихтыяр көче дә, физик әзерлек тә, мораль ныклык та кирәк. Шуның өстенә челтәр этабы белән чагыштырганда биремнәр катлаулырак та, күбрәк тә. Бу юлы югары белем алучы студентлар отты. Евгенийның киләсе елгы бәйгедә катнашуга тәҗрибәсе, ныклы базасы бар инде. Ул сынатмаячак, - ди Максим Мечов.

Сүз уңаеннан, Worldskillsның "Медицина һәм социаль тәрбия" компетенциясендә медицина училищесының 3 курс студенты Александра Булыжникова да катнашты һәм дипломант булды. Җитәкчесе Әлфия Мөшәрәповага әлеге компетенция буенча эксперт таныклыгы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев