Байрак
  • Рус Тат
  • Бергәләп көрәшкәндә яман шешне җиңеп була, ди онколог

    Район үзәк дәваханәсен Идел аръягындагы тиңдәш медицина учреждениеләре арасында ямаш шешне иртә стадиядә ачыклау үзәге дисәк тә, ялгыш булмас. Биредәге заманча алымнар, җиһазлар, химиотерапия курсы өчен махсус урыннар - болар барысы да соңгы елларда авыруларның тулысынча сәламәт-ләнеп чыгу очракларының артуына китергән. Заманча җиһазлар авыру билгеләрен "күрә" Чирне төгәл диагностикалау өчен...


    Район үзәк дәваханәсен Идел аръягындагы тиңдәш медицина учреждениеләре арасында ямаш шешне иртә стадиядә ачыклау үзәге дисәк тә, ялгыш булмас. Биредәге заманча алымнар, җиһазлар, химиотерапия курсы өчен махсус урыннар - болар барысы да соңгы елларда авыруларның тулысынча сәламәт-ләнеп чыгу очракларының артуына китергән.
    Заманча җиһазлар авыру билгеләрен "күрә"
    Чирне төгәл диагностикалау өчен нигездә компьютер томографында тикше-рү үткәрелә. Әлеге җиһаз баштагы, бавырдагы, үпкә-дәге, ашказанындагы, эчәкләрдәге һәм башка органнардагы яман шешне "күрергә" сәләтле. Соңгысын карарга өстәмә аппарат та бар. Колоноскоп юан эчәктәге ялкынсыну, шеш барлыкка килә башлау процессларын күрсәтә. Мондый тикшерүне күбесенчә ир-атлар уза. Сәламәтлеген кайгырткан хатын-кызлар өчен гинекология бүлегендә аналыктагы һәм аның муенсасындагы аз гына үзгәрешләрне дә күрергә ярдәм итүче колькоскоп аппараты эшли. Табибта шик уянса, ул онкоцитологиягә анализ ала. Ә сөт бизләрен тикшерергә маммограф яисә УЗИ аппараты ярдәмгә килә. Пациентларга тагын бер уңайлылык - соңгы берни-чә елда авыруларга химиотерапия курсын узар өчен Казанга барырга кирәкми, биредә аның ел саен 100гә якын сеансы үткәрелә.
    Көрәшнең беренче адымы - диспансерлаштыру
    Җиһазларны кулланып, авыруга төгәл диагноз кую - медицина тикшеренүенең икенче этабы. Беренчесе участок табибы кабинетыннан башлана. Кызганыч, күпчелек очракта ке-ше дәваханәгә авыруы көчле булганда гына килә. Ә яман шеш, белгәнебез-чә, башлангыч стадиядә организмга тышкы билгеләрсез, "тыныч" кына тарала. Шуңа да табиблар диспансерлаштыру үтүне иң кирәк чара диләр. Мисал өчен, әлеге массакүләм тикшерү нәтиҗәсендә узган ел 26 кеше үз диагнозын иртә белгән һәм аларның берничәсе операция ясатмыйча, дарулар кабул итеп терелә алган. Ә гому-мән алганда, "яман шеш" диагнозы белән бүгенге көндә исәптә 987 кеше то-ра. Статистиканы мәни би-зе рагы белән авыручылар әйдәп бара. Аның төп сә-бәпчесе булып папиллома вирусы тора. Ул кешегә җенси юл белән күчәргә мөмкин. Авыруның бу тө-рен махсус онкомаркерга (ПСА) кан биреп билгели-ләр. Икенче баскычта - ти-ре яман шеше белән интегүчеләр. Бу - кояш ванналарын кирәгеннән артык күп кабул итү нәтиҗәсе. Үп-кә рагы белән чирләүче-ләр алардан азга гына калыша. Боларның барысы да тәмәке тартучы кеше-ләр. Статистиканың калган өлешен сөт бизе, бавыр, аналык һәм башка органнардагы яман шешләр тәшкил итә.
    Әлфинур ЙОСЫПОВА.
    Автор фотосы.
    Сергей ФОМИН, район онкологы:
    - Мин барлык район халкын диспансерлаштыру үтәргә чакырам. Яман шешне генә түгел, башка авыруларны да иртә стадиядә ачыклау сезне катлаулы операцияләрдән, дәвалау курсларыннан коткарачак. "Яман шеш" дигән диагноз ул соңгы хөкем түгел. Иң мөһиме паникага бирелмәгез. Хәзер медицина көчле. Шуны да онытмаска кирәк: дәваланганда табибның төп ярдәмчесе - пациент үзе. Без биргән киңәшләрне тоту зарур. Ә профилактикалауга килгәндә, күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, стресслардан саклану сорала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: