Байрак
  • Рус Тат
  • Без “Татарстан 24”тә!

    Буа телевидениесе "Татарстан-24" каналына күчте - без республика эре телекомпаниясенең челтәр партнерына әверелдек. Узган чәршәмбедә әлеге вакыйга район күләмендә зурлап үткәрелде. Бу уңайдан "Буа дулкыннары" кунаклар да кабул итте. "Буа ТВ"ны яңа каналда тәкъдир итү тантанасында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының телевидение буенча урынбасары Марина Коновалова, әйдәп баручы белгеч Ирина...

    Буа телевидениесе "Татарстан-24" каналына күчте - без республика эре телекомпаниясенең челтәр партнерына әверелдек. Узган чәршәмбедә әлеге вакыйга район күләмендә зурлап үткәрелде.

    Бу уңайдан "Буа дулкыннары" кунаклар да кабул итте. "Буа ТВ"ны яңа каналда тәкъдир итү тантанасында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының телевидение буенча урынбасары Марина Коновалова, әйдәп баручы белгеч Ирина Незнамова, шулай ук Буа муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Еремеев катнаштылар.

    Ни өчен ТНТ каналыннан "Татарстан 24"кә күчтек. Марина Александровна бу хакта мәдәни үсеш үзәге залына безнең бәйрәмгә җыелган буалыларга да сөйләде:

    -Эре федераль телеканаллар региональ партнерлар йөзендәге "йөктән" баш тартырга җыеналар. Бу хәл "Буа дулкыннары" кебек кечкенә компанияләргә мәгълүмат яссылыгында калу мөмкинлеген бөтенләй сызып атачак. Моны алдан күреп, республика җитәкчелеге, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә таянып, "Татарстан 24" каналына ачуны гамәлгә ашырды. Бу республикадагы телевизион компанияләрне саклап калу, аларны яшәтү мөмкинлеге бирә, - диде ул.

    Буа телевидениесе "Татарстан 24" каналына Татарстанда җиденче компания булып күчте. Бу безнең алда яңа киңлекләр дә ачты. Җирле телетапшыруларны дүшәмбедән кала һәр көнне кичке 19 сәгатьтә карый аласыз. Алай гына да түгел, кызыклы, мөһим вакыйгалар белән безнең сюжетлар "Татарстан 24" каналында республикакүләм дә трансляцияләнә. Моны буалы телевизор караучылар күргәндер инде. Яңа форматта, "Татарстан 24"тә беренче тапшыруларыбыз исә узган сишәмбедә эфирга чыкты. Буалыларның безне югалтмауларына, безнең белән калуларына ышанабыз. Без бергә!

    Күчүебез рәхмәтендә җирле эшмәкәрләр алдында да яңа офыклар ачыла. Сезнең бизнесны үстерүгә ярдәм итеп, рекламаларыгызны район чикләрендә генә түгел, республика буенча да "әйләндерү" мөмкинлеге ачылды.

    Шатлыклы вакыйга уңа-еннан бәйрәм рәсми өлештән соң кунакларыбыз һәм коллектив белән "Крокус" кафесында дә-вам итте.

    "Татарстан 24" каналында "Буа ТВ" логотибы төшерелгән бәйрәм тортын авыз итү дә, "Верка Сердючка" кунакка килүе дә күңелләрне күтәрде. Кыскасы, шәп кәеф һәм эшкә күңел биреп яңа форматта тапшыруларны башладык. Хәерле сәгатьтә булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: