Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген иртән беренче партия чакырылучылар армиягә китте (фоторепортаж)

    Бүген иртән Буа район хәрби комиссариатыннан  Буадан 9, Чүпрәледән 9 чакырылучы Кораллы Көчләргә озатылдылар.

    Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белдерүенчә, әлеге төркемдәге егетләр – агымдагы  көзге чакырылыштан беренче китүчеләр. Алар алган белгечлекләре буенча хезмәт итәчәкләр. Чакырылучыларга Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров хәерле юллар, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: