Байрак
  • Рус Тат
  • Буа агрономнары көткән кар яуды

    Ниһаять, җир өстен ап-ак кар каплады. Моны бигрәк тә агрономнар көткән иде, чөнки киләсе ел уңышы астына зур өметләр баглап чәчелгән уҗымнар ак "юрган" астында гына уңышлы кышлый алачак. Бу атна башында, карлы яңгырлар кырлар өстен бозлы элпә белән каплаган көннәрнең берсендә, "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов белән бергә...

    Ниһаять, җир өстен ап-ак кар каплады. Моны бигрәк тә агрономнар көткән иде, чөнки киләсе ел уңышы астына зур өметләр баглап чәчелгән уҗымнар ак "юрган" астында гына уңышлы кышлый алачак.

    Бу атна башында, карлы яңгырлар кырлар өстен бозлы элпә белән каплаган көннәрнең берсендә, "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов белән бергә уҗымнарның торышы белән таныштык. Аның әйтүенчә, һава торышы аларны чәчкәннән бирле сыный. Башта, көннәр коры тору сәбәпле, озак тишелгәннәр. Аннан соң яуган яңгырлар белән үсү фазаларын куып тотканнар һәм кыш чыгарга җитәрлек шикәр туплый алганнар. Ә өсләрен боз каплау аларны кислородтан мәхрүм итәргә һәм үлемгә китерергә мөмкин. Хәмит Гыйматдинов раславынча, агрофирмада мондый участоклар күп түгел. Боз бары уйсу, су җыелып торырга мөмкин урыннарны гына каплаган. Шуңа да бозны ваттыру өчен өстәмә чаралар кулланылмаган. Төнге суыклар да үсемлекләргә зыян салмаган -тармаклану төене тирәнлегендә температура минус 14 градустан түбән төшмәгән. Инде хәзер, кар яугач, уҗымнарның әйбәт кышлаячагына өмет тагын да арткандыр. Монысын аннан телефоннан шалтыратып белештем.

    - Кар катламы 7-8 сантиметр тәшкил итә. Иң мөһиме - ул тигез һәм җепшек булуы белән тыгыз ятты. Бу һава температурасы минус 25-30 градуска кадәр куркыныч түгел, дигән сүз. Үсентеләр кышка яхшы шикәр запасы белән дә керә. Лабораториядә тикшертү аның күләме 30-32 процент булуын күрсәтте. Әлегә бар да әйбәт - азыклары бар, урыннары җылы, - дип җавап бирде ул. Уҗымнарга зыян салучы тагын бер афәт бар - ул кимерүчеләр. Быел алар аеруча күп үрчегән. Агрофирмада аңа каршы да көрәш алып баралар. Башта аеруча кыр ышыклау полосаларына, күпьеллык үлән басуларына якын кырларга биологик алдавычлар куеп чыкканнар. Шушы көннәрдә генә химик препаратлар белән эшкәрттеләр. Чәчелгәнне саклап калырга тырышалар. Сүз уңаеннан, агрофирмада көзге бодай барлыгы 4725 гектарда чәчелгән. Быел исә аның һәр гектарыннан уртача 50 центенр уңыш алганнар. Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, уҗымнар иң начар килгән елларда да язгы культуралар кадәр генә уңыш бирәләр

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: