Байрак
  • Рус Тат
  • "Буа-Алан"да узачак Сабантуй программасы

    Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары! Сезне халкыбызның милли бәйрәменә - Сабан туена чакырабыз! ПРОГРАММАДА: 2015 елның 6 июне 10.00 Сабан туе бәйрәме (авылларда). 19.00 Буа-Алан. Татар эстрадасы йолдызлары концерты. 2015 елның 7 июне Буа-Алан мәйданы 7.00 - 16.00 Сәүдә ярминкәсе. 9.30 - 10.00 Район үзэшчән сәнгать осталарының шәһәрнең Ял үзәгеннән...

    Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары!
    Сезне халкыбызның милли бәйрәменә -
    Сабан туена чакырабыз!

    ПРОГРАММАДА:

    2015 елның 6 июне

    10.00 Сабан туе бәйрәме (авылларда).

    19.00 Буа-Алан. Татар эстрадасы йолдызлары концерты.

    2015 елның 7 июне
    Буа-Алан мәйданы

    7.00 - 16.00 Сәүдә ярминкәсе.

    9.30 - 10.00 Район үзэшчән сәнгать осталарының шәһәрнең
    Ял үзәгеннән Буа-Аланга тантаналы йөреше.

    10.00 - 10.40 Сабан туен тантаналы ачу.
    "Сабан туе" театральләштерелгән тамашасы.
    Авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.

    10.30 - 16.00 Район үзэшчән сәнгать коллективларының бәйрәм концерты.

    10.30 - 16.00 Милли уеннар, аттракционнар.
    10.30 - 16.00 "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт
    кысаларындагы "Спортлы Татарстан" конкурсы (ГТО
    нормаларын тапшыру)

    10.40 - 16.00 Спорт ярышлары: милли көрәш, аркан тартышу, гер спорты, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армспорт.

    11.00 - 12.00 Ат чабышлары. Автомобильне фигуралы йөртү.

    16.00 Батырларны бүләкләү.
    Сабан туен ябу.


    Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!

    Оештыру комитеты

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: