Байрак
  • Рус Тат
  • Буа ике атнага театрлар үзәгенә әверелде

    Буа хәзер фестивальле шәһәр. Бездә Идел буе һәм Урал халыклары театрларының "Идел-Буа-Урал - диалоглар яссылыгы" I Бөтенроссия фестивале уза. 23енә кадәр дәвам итәчәк бу күркәм чарага стартны якшәмбе көнне Коми Республикасының В. Савин исемендәге драма академия театры артистлары бирде. Көндез алар район мәдәният йортында "Хәйләкәр төлке баласы" исемле балалар спектакле...

    Буа хәзер фестивальле шәһәр. Бездә Идел буе һәм Урал халыклары театрларының "Идел-Буа-Урал - диалоглар яссылыгы" I Бөтенроссия фестивале уза. 23енә кадәр дәвам итәчәк бу күркәм чарага стартны якшәмбе көнне Коми Республикасының В. Савин исемендәге драма академия театры артистлары бирде.

    Көндез алар район мәдәният йортында "Хәйләкәр төлке баласы" исемле балалар спектакле күрсәттеләр. Ә кичен Буа дәүләт драма театрында Анатолий Радостев әсәре буенча куелган "Гузи һәм Мези" спектаклен уйнадылар. Спектакль башланганчы сәхнәгә Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Респуб-ликасының театр әһеллә-ре берлеге, Буа муниципаль районы, Буа дәүләт драма театры канаты ас-тында үтүче әлеге фес-тивальне оештыручылар, аңа бәя бирүчеләр күтәрелде. Буа театры директоры Раил Садриев фестивальнең киләсе елда халыкара статусына күтәреләчәген әйтте.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова Буаның ике атнага театрлар үзәгенә әверелүенең, хәтта күр-шеләргә дә рухи байлык алу мөмкинлеге тудыруын, тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелүен ассызыклады. Казаннан театраль критик Нияз Игламов, мондый фести-вальләр көн дә булмый дип, буалыларны тамашаларны карарга чакырды.

    Мәскәүдән килгән театраль критик, драматург, педагог, "Алтын битлек" милли театраль премиясенең экспертлар советы әгъзасы Александр Висловның исә Буа турында беренче ишетүе.

    - Нияз Рәүфович ай ярым элек килергә тәкъдим ясагач, чынлап әйтәм, бик гаҗәпләндем. Әмма, аның җитди кеше булуын, юк-барга чакырмавын бел-гәнгә, ризалаштым һәм дөрес эшләгәнмен, - дип буалылар эшенә югары бәя бирде ул. Аларның хәер-фатихасы белән фестиваль "ишекләрен ач-ты", беренче спектакль башланып китте. Ул коми телендә иде. Тамаша залына керткәндә үк кулларыбызга наушниклар бирделәр. Тамашачылар арасында "эшләми ахрысы" дигән пышылдап сөйләшүләр, күршедән "ярдәм сораулар" бер-ике минут кына дәвам итте. Аннан барыбыз да ике актерлы комедиягә "кереп чумдык". Төгәлрәге, Гузи белән Мези рәхәтләнеп көлдерделәр. Эчтәлегенә килгәндә, ул хезмәт сөю-чән коми-пермяклар арасында сирәк күренеш булган ялкау гаилә турында. Иртәләрнең берсендә ирле-хатынлы Гузи белән Мези арасында ашаганнан соң, савыт-сабаны кем юарга тиеш икәнлеген ачыкларга керешәләр. Алар шуның өчен тарткалашкан арада елга аръягында ындырлары янып китә, чак батмый калалар. Ахырдан сүз куешалар: кем иртән беренче булып сүз дәшә, шул юа. Бер - бер артлы күршеләре керә - дәшмиләр. Тегеләре үл-гән дип уйлап, йорттан кирәк-яракны алып чы-гып китәләр. Хатын түз-ми, ә ир тәлинкәне аңа юарга булмаганына шатлана. Ялкау булсалар да, җырларны һәм такмакларны, табышмак һәм мәкальләрне күп беләләр, сүзгә, биюгә осталар. Шунысын да әйтергә кирәк, Мези ролен дә ир-ат башкаруы үзе бер кызык. Халык яратты комилыларны, "Афәрин" дип, озаклап алкышлады. Соңын-нан оештыручылар коллективка, артистларга чәчәкләр тапшырдылар.

    - Искиткеч җылы каршы алдылар, уеныбызны телне аңламауга карамастан, яратып кабул иттеләр. Без бик шат. Дуслыгыбыз бүген безне сыйлаган татар милли ризыгы чәк-чәкнең һәр кисәге кебек бәйләнсен, нык булсын иде, - диләр комилылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: