Байрак
  • Рус Тат
  • Буа мәктәпләрендә яңача туклану булачак

    Районда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша  тукландыру  инде бер елга якын практикалана. Әти-әниләр бердәм меню буенча тукланудан канәгать. Район җитәкчелеге уңай тәҗрибә күрсәткән әлеге яңалыкны яңа уку елы башыннан шәһәр мәктәпләренә кертергә уйлый. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров инициативасы белән мәгариф идарәсе белгечләре, шәһәр мәктәпләре директорлары, ата-аналар комитетлары әгъзалары департамент  комбинатында булып кайттылар. 

    Азык-төлек җентекле

    анализлана

    Буалыларны иң беренче департаментның эшчән-леге белән таныштырдылар. Республиканың 900гә якын учреждение-се биредә әзерләнгән  азык-төлек белән тәэмин ителә. Бу көнгә  270 меңгә якын кеше, дигән сүз. Болар – балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреҗдениеләре, коммерциячел структуралар һәм башка пред-приятиеләр. Департамент аша тукланучы учреҗдениеләр республикада ике төркемгә бүленә – беренчесендә пешерелгән азыклар  махсус контейнерларга тутырылып җибәрелә,  икенче төркемдәгеләрдә исә бердәм меню буенча продуктлар озатыла. Буалылар икенче төркемгә керәчәк. Безнең делегация “сәяхәтне” товар сакланучы складлардан башлады. Аннан ит, балык, йомырка кебек түбән  температурада сакланырга тиешле суыткыч камералар бүлегендә булдылар. Экскурсовод сүзләренә караганда, әлеге төр продуктлар китерелү белән суыткычларга урнаштырыла. Әти-әниләр өчен экскурсиянең иң кызыксындырган өлеше  лаборатория иде. Монда барлык төр продукция җентекле тикшерү уза. Хәтта, эчә торган су да. Һәр анализ өчен махсус заманча приборлар, җиһазлар урнаштырылган. Лаборантлар күз алдыбызда сыер маена һәм ярмаларга тикшерү үткәрделәр. Алар бик тиз ясала. Мәсәлән, пробиркалардагы ярма өстенә химик эремә салып, аппаратка урнаштырдылар. Аларның пестицидлар микъдары, әчелеге һәм башка күрсәткечләр буенча нәтиҗәсе мониторга язылды. Бу партиядә хилафлыклар ачыкланмады. Шулай ук май анализы да  аның тиешле таләпләргә туры килүен күрсәтте.

    Әти-әниләр ит продукт-лары әзерләнүче цехта да булып, безнең балалар бакчалары өчен  тавык итеннән әзерләнүче  продуктларның капларга тутыру процессын күзәт-теләр.

     

    Әти-әниләр туклану бәясен үзләре билгели

    Департаментның генераль директоры Гүзәл Ананьева белдерүенчә, сентябрь аеннан алар Буа һәм Теләче районнары мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә башлаячаклар. Биредән уку йортларына бердәм меню буенча продуктлар озатылачак.

    – Буалылар бүген биредә тукландыру торышын  үз күзләре белән күрде. Без балаларга  сәламәт ризык ашату яклы. Респуб-ликаның төрле социаль һәм коммерция учреж-дениеләренең 35 проценты безнең белән хезмәттәшлек итә. Әзер-ләнгән ризыклардан ризасызлык белдереп мөрә-җәгать итүчеләр юк. Хезмәттәшлек итәргә алынганчы барысын да үлчәргә, графикны өйрә-нергә кирәк. Максатыбыз – сыйфаттан тайпылмау һәм тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмау, – диде Гүзәл Таһировна.

    Комбинат белән танышып чыкканнан соң район башлыгы Марат Җабба-ров әти-әниләрнең яңа-лыкны хуплауларына ышануын әйтте. Аның фикеренчә, иң мөһиме – баланың тамагы тук булу бит. Марат Азатович сүзләренә караганда, туклану бәясен азайту максатында мәктәпләргә район бюджеты аша быел 2,5 миллион сумлык яңа кухня җиһазлары, мичләр, суыткычлар кайтарылачак. Шулай ук уку йортлары территорияләрендә үстерелүче яшелчәләр дә азык бәясен түбәнәйтү өчен плюс булачак. Департамент аларны базар бәяләреннән сатып алачак. Шәһәр мәктәпләрен быелның сентябреннән, ә район мәктәпләрен тулысынча яңа ел башыннан департамент җәмгыяте аша тукландыруга күчерү планлаштырыла.

    Сүз уңаеннан, әти-әни-ләрне иң кызыксындырган туклану бәяләрен район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковтан белештек. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә шушы көн-нәрдә әти-әниләр белән бергә балаларның көнгә ничә тапкыр тукланачакларын ачыкларга тиеш-ләр. Бер тапкыр тукландыруны сайлаганда көнгә ашату бәясе бер укучыга 40 сумга (әлеге сумманың 7 сум 10 тиене бюджет хисабыннан), ике тапкыр ашатуны сайлаган очракта 60 сумга төшәчәк (7 сум 10 тиене шулай ук бюджет хисабыннан). Моның аермасы шунда –  азрак суммага ашатуны сайлаганда бала көнгә бер, кыйммәтрәгендә  ике тапкыр (иртән һәм төш вакытында) тукланачак. Продуктлар график нигезендә: мәсәлән, яшелчәләр, җиләк-җи-мешләр атнага бер, ит-балык – ике, сөт продуктлары өч тапкыр кайтарылачак. Әти-әниләр арасында хә-ләл продуктлар кулланып пешерү белән кызыксынучылар да булган. Уку йорты тулысынча хәләл продукция белән тукланырга дигән бер фикер-гә килә икән, рәхим ит-сеннәр, ди җитәкче. Бәяләр шундый ук булачак. Илгиз Фәритович департамент туклануы системасында тагын бер яңалык турында әйтте: җәмгыять мониторингында тукланучыларның фикерләрен мобиль приложение аша җиткерү мөмкинлеге дә булдырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: