Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа муниципаль районында референдумда халык ничек тавыш бирде?

Буа районы сайлау комиссиясеннән мәгълүматларына караганда, кичә, 19 ноябрьдә, Буа шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узган, дип саналды. Буа шәһәрендә исемлеккә кертелгән референдумда катнашучыларның 52,17 проценты (8667 кеше) сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде. Барлык тавыш бирүчеләрнең 67,13 проценты (5818 кеше) бюллетеньда "әйе" дип тамга салдылар....

Буа районы сайлау комиссиясеннән мәгълүматларына караганда, кичә, 19 ноябрьдә, Буа шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узган, дип саналды. Буа шәһәрендә исемлеккә кертелгән референдумда катнашучыларның 52,17 проценты (8667 кеше) сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде. Барлык тавыш бирүчеләрнең 67,13 проценты (5818 кеше) бюллетеньда "әйе" дип тамга салдылар. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда үзара салым буенча җыелган акча средстволары шәһәрдә тротуарлар төзү, урамнарда утларны төзекләндерүгә тотылачак.

Авыл җирлекләре буенча иң активы булып аксулылар танылды. Сайлау участогына килеп, 98,48 % сайлаучы (454 кеше) үз тавышын бирде. Ә иң түбән күрсәткеч Иске Суыксу авыл җирлегендә. Референдумга килеп бюллетень алучылар саны нибары 56,01 % (634 кеше). Бюллетеньда язылган эшләр өчен акча средствосы җыюга ризалык белдереп иң күп тавыш бирүчеләр шулай ук аксулылар - 99% (453кеше). Әлеге статистика буенча иң түбән күрсәткеч Боерган авыл җирлегендә 61% (318кеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев