Буа районда кыр эшләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,10 октябрьгә хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 64 процентында казылган. "Дружба" агрофирмасының 1, 2 һәм 4 номерлы филиалларында бу эш төгәлләнгән. Уңышы җыеп алынган кырлар туңга сөрелә. Ул 38327 гектарда башкарылган. Силос базлау да дәвам итә. Бу төр терлек...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,10 октябрьгә хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) шикәр чөгендере барлык мәйданның 64 процентында казылган. "Дружба" агрофирмасының 1, 2 һәм 4 номерлы филиалларында бу эш төгәлләнгән. Уңышы җыеп алынган кырлар туңга сөрелә. Ул 38327 гектарда башкарылган. Силос базлау да дәвам итә. Бу төр терлек азыгы 54537 тонна әзерләнгән. Район буенча һәр шартлы баш терлеккә 30,7 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев