Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында Каз өмәсе (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)

Җырлап-биеп каз суйдылар бу атнада Күл Черкене авылында. Шушы авылда яшәүче Резеда Фәхретдиноваларда узган өмәгә эләктек без. Авылның иң уңган хатыннары итәкләренә берәр казны салганнар: кулларына күз иярми - кай арада йонын "сыпырып" алалар, ялангач түшкәләрне тазларга салып кына торалар. Эштә бара, җыр да сузалар, авылда булган хәлләрне дә сөйләп...

Җырлап-биеп каз суйдылар бу атнада Күл Черкене авылында.

Шушы авылда яшәүче Резеда Фәхретдиноваларда узган өмәгә эләктек без. Авылның иң уңган хатыннары итәкләренә берәр казны салганнар: кулларына күз иярми - кай арада йонын "сыпырып" алалар, ялангач түшкәләрне тазларга салып кына торалар. Эштә бара, җыр да сузалар, авылда булган хәлләрне дә сөйләп бетерделәр, уйнап-шаяргалап та алдылар. Канат биреш дигәне әбиләрдән калган уен ди. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Раят Хәбибуллин гармун сыздыра, ул туктагач. канат кемдә кала, шуңа Рәзинә Гайнуллина җәза бирә. Шулай итеп, Роза Әдһәмова тизәйткечләр әйтте, Дания Хәйруллина биеде, Әзинә Сәлахетдинова җырлады, җәзаның иң "кәттәсе" Мәдинә Хәйруллинага эләкте, ул бер дә оялмыйча бәйрәм "гаеплесе" - казга охшатып каңгылдап бирде. Аннан апалар зур каз түшкәләрен көянтәләргә асып, елга буенча юарга киттеләр.

-Чишмә суында юсаң, каз тагын да чистара, салкын суда туңып, агарып китә ул. Өмә белән йолкыгач рәхәт, тиз дә бетә. Авылдашлар белән барысы турында сөйләшеп утырасың, - ди хуҗабикә Резедә Фәхретдинова.

Елгага казлар асып барганда юлга йоннар коеп барганны күргәч, бераз гаҗәпләндек. Баксаң, аның йоласы шундый икән. Бу өмәчеләрнең йорт хуҗаларына казлары киләсе елга да симез һәм күп булсын, дигән теләкләр җиткерүләре булып чыкты.

Бу авылда казны барлык йортта үстерәләр, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Май аеннан алып октябрьгә кадәр авылда кемдә каз бар, шулар иртәнге 5тә бергә җыелып, бер километр ераклыкта урнашкан күлгә илтәләр. Йоклап калучыларны чакыралар. Кичен кошларны бергә сүз куешып алып кайталар. Судан чыкмаганнарны күлнең ярдан-ярга бау сузып, аны селкетеп, куркытып чыгаралар. Быел апалар каз асрарга бик җиңел булды, диләр. Еш яуган яңгырлар үләнне үстереп, яшәртеп кенә торган. Ә чирәм казларның иң яраткан ризыгы. Өйгә кайткач, алар тагын да тәмле сый - пешкән бодай ашатканнар. Шуңадыр да казларыбыз симез була, диләр. Араларында 6 килограммнан да авырраклары да бар.

Әмма симез каз үтемле товар түгел икән:

- Халык күбрәк кечерәк, духовкага сыя торган казларны сорый, -дип гаҗәпләндерделәр өмәдәге апалар.

Ә менә хуҗабикә сайланып тормаган, өмәчеләргә иң симез казны каклаган булган. Алар арасында түшкәсе зур дип зарланучы булмады - тәмле, казларың һаман шулай зур булсын, дип кенә теләделәр.

Өмә хуҗасы Резедә Фәхретдиновадан духовкада каз пешерү рецепты:

-Түшкәне тозлы суда тәүлек буе тотабыз. Аннан озак итеп суда пешерәбез. Пешкәч түшкә берникадәр вакыт суында торырга тиеш. Аннан тиресен артык ертмыйча гына сарымсак, төрле тәмләткечләр белән уарга, эченә җимеш яки ачы алма турап тутырырга һәм духовкага тыгарга кирәк. Пешкәндә, каздан чыккан майны кашык белән түшкә өстенә сибеп торырга да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев