Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районының “Наратлык” лагерена – 50 яшь! (ВИДЕО)

    Аның "диварларында" беренче ял итүчеләр бүген инде оныкларын китерәләр. "Баш" предприятие - Буа шикәр заводы иң катлаулы чор кичергәндә дә җәйләрдә "Наратлык" ишекләре ачылмый калмады. Юбилей уңаеннан узган җомгада "Наратлык"та район җитәкчелеге вәкилләре, элеккеге елларда эшләгән әйдаманнар һәм әти-әниләр дә җыелды. Ял сезоны ачылган көнне дә бу хәтле кеше булмагандыр,...

    Аның "диварларында" беренче ял итүчеләр бүген инде оныкларын китерәләр. "Баш" предприятие - Буа шикәр заводы иң катлаулы чор кичергәндә дә җәйләрдә "Наратлык" ишекләре ачылмый калмады.
    Юбилей уңаеннан узган җомгада "Наратлык"та район җитәкчелеге вәкилләре, элеккеге елларда эшләгән әйдаманнар һәм әти-әниләр дә җыелды. Ял сезоны ачылган көнне дә бу хәтле кеше булмагандыр, диделәр.
    Лагерьның һәр почмагында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Аның начальнигы Светлана Победимскаяның биредә кулланылучы лагерьны үстерү һәм сәламәтләндерү буенча авторлык программасының конкурста җиңеп, "Артек" халыкара лагерена өлге итеп алыначагын хәбәр итүе күңелләрне тагын да үстереп җибәрде. Бу юбилейга иң зур бүләк түгелме?! Хәер, балаларга монда ничек күңелле, рәхәт булуы турында үзләре үк сөйләп торалар, матур биюләр аша да. Шикәр заводы генераль директоры Валерий Погребной лагерь булсын өчен февраль аеннан ук документлар эше белән чапкан, башка хуҗалык эшләрен башкарган предприятие хезмәткәрләренә һәм балаларның тормышын "югары нотада" итү өчен үз инициативасы белән зур өлеш керткән казанлыларга, буалыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар күбәү.
    Шулай ук лагерьда төрле елларда әйдаманнар, начальниклар булып эшләгән ветеран педагоглар теге заманнарны искә төшерделәр. Алар сүзләренә караганда, "Наратлык"та иң беренче ял итүче балалар палаткаларда да яшәгәннәр. Бу озак булмаган. Буяу исе аңкып торучы корпуслар, ашханә, төз наратлар, саф һава, иртәнге линейкалар, конкурслар, уеннар - лагерьда аз нәрсә үзгәргән, безнең вакытта линейкалар гына быргылар, барабаннар белән шау-шурак үтә иде, диештеләр алар. Һәрберсенең күңелендә лагерьдагы каникуллар турында онытылмас истәлекләр калган. Шулай ук ветеран педагоглар төрле елларда лагерь булсын өчен тырышкан кешеләрне дә - Миңнулла Кепечевны, Имам Хәсәновны, Әнвәр Хисамовны искә алдылар.
    Ул вакытта ял итүчеләр үзләре дә хатирәләр саклый булып чыкты. Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендәге КАИ институтының ректоры булып эшләүче Хәния Кадыйрованың бүген инде олыгайган әйдаманнарын күрү шатлыгы йөзенә чыккан.
    -Алар безгә тормышка юллама бирүчеләр. Бүгенге балалар турында да бары тик әйбәт фикерләр әйтәсем килә. Әле генә аларның урманнан әкәләләр җыеп, алардан кул эшләре ясап, сатып, акчасын хәйрия фондына тапшырулары турында ишетеп, бик сөендем. Лагерьда игелеклелек тәрбияләү бүген дә дәвам итә, - диде ул.
    Бәйрәм киче зур учак янында җыр фестивале белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: