Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районында майлы торма үстерәләр

    Яңа төрле культура күрим, дисәң, “Авангард” агрофирмасына бар. Берничә ел элек районда беренчеләрдән булып соя, аннан сары һәм ак горчица игә башладылар. Быел майлы торма чәчкәннәр.

     

    Агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов белән безнең яклар өчен ят булган әлеге культура игелүче “Үзәк” бүлекчәсенә юл алдык. Әхмәт авылына җитәрәк ак, алсу, ачык шәмәхә төсләр белән диңгез кебек чайкалучы кыр янында тукталдык. Күз явын алырлык күренеш. Вак чәчәкләр өстендә умарта кортларының безелдәве ишетелә. Расыйх Әмирҗанович әйтүенчә, аларның майлы торманы үз итүе юкка түгел – үсемлек танылган баллы культура санала. Төп өстенлеге булып, озак вакыт – бер айга кадәр чәчәк атуы һәм салкынча һава торышында да нектар бүлеп чыгаруы тора. Аннан үзе санитар булган бу культураны бернинди химикатлар белән эшкәртергә кирәкми. Димәк, ул бөҗәкләр өчен зыянсыз. Буалы умартачылар моннан файдалана инде. Санитар ролендә корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәштә булыша. Ул хәтта бетерү авыр булган сарутны үстерми, корткычлардан каты кортны (проволочник) юк итә. Черегән сабаклары туфракка уңай йогынты ясаучы суалчаннар һәм башка биологик организмнар үрчүе өчен яхшы җирлек тудыра.

    – Быел хуҗалыкта көзге культуралар өчен 6 мең гектар пар җирләре калдырылды, шуның 3200 гектарын сидераль парлар – ак һәм сары горчица, майлы торма тәшкил итә. Соңгысын 650 гектарда чәчтек, – ди Расыйх Яфизов.

    Аннан ул майлы торманың сидерат буларак файдалы якларын барлап чыкты. Тамыр системасы нык булган үсемлек үзенең озын тамырлары белән туклыклы матдәләрне туфракның аскы катламнарыннан өскә чыгара. Урдырылган яшел масса, череп, гумуска һәм органикага бай ашламага әверелә. Саннарга күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 80 тонна органик ашлама керткәнгә тиңләшә. Әлеге үсемлек туфракны язгы һәм көзге чорда эрозиядән саклауда да иң нәтиҗәлеләрдән санала. Туфракның структурасына, аны йомшартып һәм тирән катламнарда да дренаж булдырып, яхшы тәэсир итә. Нәтиҗәдә грунтның дым һәм һава үткәрү сәләте арта. Тамыр калдыклары туфракны минераль элементларга баета. Бер гектарга уртача 85 килограмм азот, 25 килограмм фосфор, 100 килограмм калий керә.

    Агрофирмада өстә әйтелгән сидераль культураларны дискаторлар белән туфракка кертә, ягъни көзге культуралар өчен туфрак әзерли башлаганнар инде. Без сәяхәт кылган мәйдандагы майлы торма орлык өчен суктырылачак. Расыйх Әмирҗанович әйтүенчә, ул август башларында өлгереп җитәчәк. Аны суктырып алганнан соң биредә шулай ук көзге чәчү үткәреләчәк.

    Киләчәктә агрофирмада майлы торманы терлек азыгы өчен дә игәргә планлаштыралар. Бу өлкә әлегә өйрәнү стадиясендә. Әмма монда да аның файдалы якларын беләләр. Азык культурасы буларак ул тиз өлгерә, һәр гектардан уртача 300-400 центнер, ашлама керткәндә 700 центнерга кадәр уңыш бирергә сәләтле. Аны яшел масса буларак кулланырга да, башка культуралар белән кушып сенаж, силос итеп базларга да, үлән оны әзерләргә дә була. Майлы торманы көнбагыш, кукуруз белән катнаштырып игү отышлы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: