Буада февральдә кайсы авылларда ут сүндереләчәк
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләренең электр челтәре объектларында ремонт һәм профилактика эшләре алып барылу сәбәпле, 12 февральдән 20сенә кадәр кайбер торак пунктларда электр белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак. 12 февральдә Нурвахит авылында КРС бинасында - 9дан 13 сәгатькәчә, механикалаштырылган ток объектында - 13тән 16 сәгатькәчә; Аксу авылында...
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләренең электр челтәре объектларында ремонт һәм профилактика эшләре алып барылу сәбәпле, 12 февральдән 20сенә кадәр кайбер торак пунктларда электр белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.
12 февральдә Нурвахит авылында КРС бинасында - 9дан 13 сәгатькәчә, механикалаштырылган ток объектында - 13тән 16 сәгатькәчә; Аксу авылында почтада, Үзәк урамдагы 63-84, Мәктәп урамындагы 37-53 номерлы йортларда - 10нан 17 сәгатькәчә.
13 февральдә Иске Суыксу Выселкасы авылында Чкалов урамында 1-20, Ворошилов урамында 1-11, Чапаев урамында 16-20 номерлы йортларда 10нан 16 сәгатькәчә .
15 февральдә Мөкерле авылында идарәдә, ФАПта, Клуб урамында 1-28, Совет урамында 1-26 номерлы йортларда 10нан 13 сәгатькәчә, Болын урамында 1-27, Үзәк урамда 1-24 номерлы йортларда, идарәдә, кибеттә - 13тән 16 сәгатькәчә.
16 февральдә Карлы авылында Татарстан урамы 66-117, Яшел урам 3-63, Совет урамы 1-18 номерлы йортларда, клубта - 9дан 13 сәгатькәчә, ФАПта, мәктәптә, башкарма комитетта, балалар бакчасында, кафеда - 12дән 16 сәгатькәчә; Иске Суыксу Выселкасы авылында тулысынча - 10нан 16 сәгатькәчә.
19 февральдә Ырыңгы авылында Болын урамында 1-16, Яр Буе урамында 1-19, Мәктәп урамында 1-9 номерлы йортларда - 10нан 16 сәгатькәчә; Яшьләр урамында 1-49, Үзәк урамда 1-65 номерлы йортларда - 12дән 16 сәгатькәчә.
20 февральдә Ырыңгы авылында идарәдә, клубта, мәктәптә, балалар бакчасында, чиркәүдә - 10нан 14 сәгатькәчә.
фото: tagilka.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев