Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “газ баллоны эпохасы” тәмам

    Моннан 47 ел элек КПСС өлкә комитеты боерыгы белән Буа районында оешкан сыеклатылган газның куст базасы ликвидацияләнә. Моның белән "газ баллоны эпохасы" да тәмамлана. Бу уңайдан заманында Иделнең аръягы районнарында стратегик роль уйнаган һәм хәзер тарихка гына кереп калачак оешмага озак еллар җитәкчелек иткән, бүген лаеклы ялда булган Анатолий Захаров...

    Моннан 47 ел элек КПСС өлкә комитеты боерыгы белән Буа районында оешкан сыеклатылган газның куст базасы ликвидацияләнә. Моның белән "газ баллоны эпохасы" да тәмамлана.
    Бу уңайдан заманында Иделнең аръягы районнарында стратегик роль уйнаган һәм хәзер тарихка гына кереп калачак оешмага озак еллар җитәкчелек иткән, бүген лаеклы ялда булган Анатолий Захаров белән очрашып сөйләштек.
    Буа сыек газ сатучы үзәк булган
    Буада сыеклатылган газның куст базасы оешканчы оешма үз территориясенә урнаштырылган зур булмаган цистернадан газ җибәрә. Моңа кадәр мондый базалар Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрлә-рендә генә була. Аның территориясендә җитештерү цехлары, материаллар склады, гаражлар, пар казаны бинасы, 8 резервуарлы парк торгызыла. Тимер юл буйлап цистерналарда кайтарылган газны территориягә кертер өчен шикәр заводыннан алып 100 метр арада рельслар сузыла. Анатолий Федорович әйтүенчә, үзебездә балоннарга тутырылган газ реализацияли башлагач, аңа сорау бермә-бер үсә. Реализацияләү күләме бер елда 8 мең тоннага кадәр үсә. Буаны гына тү-гел, тирә-як районнарны һәм өлкәләр-не дә тәэмин итәләр. Анатолий Захаров әйтүенчә, ул чакта газ халыкка социаль бәядән сатылган - килограммы 8 тиеннән.
    Районда 89 хуҗалыкка көн саен машина-машина газ балоннары тутырып озата башлыйлар. Һәр колхозның, оешманың газ хезмәтчелеге буенча җаваплы кешесе була. Өлкәннәр хәтерлидер әле 50 килограммлы газ баллоннарын 1сум 68 тиенгә сатып алганнарын.
    -"Татарстан", "Память Ленина" колхозларында, "Кыят" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында шәхси йортлар күп булганга хәт-та баллоннарга чират җиткәнне көтәләр иде ,- ди элеккеге җитәкче. Кыят авылы "газовигын" ул аерым телгә алды:
    -Заһит абый хуҗалардан шулай таләп ит-те: исәптәге 80 баллонны махсус капчыкларга кигезеп алып киләләр, мин аларны ремонтлаганыбызны да хәтерләмим. Чөнки җимерелмәделәр. Комиссия-тикшерү килсә дә, үрнәк Кыятка җибәрә идек, - ди ул.
    Ә шәһәрдә? Дөресен генә әйткәндә, монда "ут белән уйнаганнар". Күпкатлы йорт-ларда яшәүчеләргә газ баллоннары кулланырга бөтенләй рөхсәт ителмәгән. Сыеклатылган газ куст базасына тулы баллон сорап килгән квартира хуҗаларын ки-ре бормаганнар.
    -Бөтен шәһәр газ баллоны якты. Ходай саклады, шартлаулар, янгыннар булмады,- ди А. Захаров. Шәхси сектордан тыш, кайбер оешмалар хәтта сыек газ җылытуга көйләнгән булган.
    1973 елда Буага цистерналарда тимер юл буйлап сыек газ кайта башлый. Аны резервуарларга тутыралар, аннан балоннарга һәм газ кулланучы объектларга, колхозларга җибәрәләр. Безгә газ, хәтта Уренгойдан, Казаннан, җитештерү базасы ачылгач Түбән Камадан кайтарылган.
    Алмашка - табигый газ
    90нчы елларда республикада авыллар газлаштырыла башлый. Әлеге программаны гамәлгә ашыру газ баллоннарын көнкүрештән кысрыклап чыгарды. Инде менә сыеклатылган газның куст базасы да соңгы көннәрен эшләде.
    -Шулай да мин әлеге оешманың юкка чы-гуы белән килешә алмыйм. Безнең Татарстанда гына бит ул табигый газ челтәре. Россиядә мичкә утын, күмер яга торган төбәкләр калды бит әле. Барлык тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән, проект буенча төзелгән базаны башка максатларда кулланып булмасмы? Күптән түгел хөкүмәт автомобильләрне табигый газга күчерүнең яңа проектын тәкъдим итте. Базада автомобильләргә газ җиһазлары урнаштыруны җайга салырга була. Буаның эре оешмалары 20-30 ел элек автомобильләрен газ ягулыгына күчереп бетерделәр. Бу бик экономияле. Республиканың нибары дүрт районында гына булган базаның шулай юкка чыгуы бик кызганыч булыр иде, - дип тәмамлады сүзен Анатолий Захаров.
    Бер уңайдан без кайбер авылларда - Кыятта, Козловкада, Яшевкада, Рус Киштәгендә, Немчиновкада, Вольнистанда баллонлы газ кулланучы хуҗалыклар әле дә бар икәнен ачыкладык. Алар киләчәктә ни эшләячәк? "Керосинка"га кайтыргамы? Алар турында борчылып сыеклатылган газның Буа куст базасының соңгы начальнигы Александр Литвин белән элемтәгә кердек:
    - Безнең оешма быелның март аеннан ликвидацияләнә башлады. Безнең белән баллонлы газ белән тәэмин итү буенча килешү төзегән шәхси хуҗалыклар юк. Шулай да район бөтенләй сыеклатылган газсыз калмый бит. Шәһәрдә аерым газ ягулыгы станциясе бар. Теләгән кеше ан-да килеп баллоннарны тутырып ала ала, - диде ул.
    Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
    Автомобилен бензиннан экологик яктан чистарак һәм арзанрак ягулыкка - газга күчерергә ризалашкан татарстанлыларга акча түләргә дә вәгъдә итәләр. Әмма беркүпме шартлар белән: бюджеттан йөртүче тоткан чыгымнарның бер өлеше генә каплана, ягулык өчен метан гына кулланырга, шул ук вакытта газ җиһазлары 1 марттан соң гына һәм аерым билгеләнгән фирмаларда гына куелган булырга тиеш.
    Субсидия юридик затмы, физик зат булып торамы, автомобильчеләргә тигез шартларда бирелә, җиңел автомобиль хуҗаларына автомобильне яңа ягулыкка кабат җиһазлауның 30 проценты ка-дәр, әмма 27 мең сумнан да күбрәк тү-гел, "Газель" тибындагы йөк автомобильләренә чыгымнарның 25 проценты кадәр, ләкин 40 мең сумнан да күп түгел, 3,5тән 12 тоннага кадәр йөк күтәрешле автомобильләр өчен - 20 проценты кү-ләмендә, ләкин 76 мең сумнан да зур булмаган суммада.
    Газ ягулыгына күчеп, субсидия алырга теләүчеләрдән гаризаларны һәм башка документларны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программаларын реализацияләү үзәгендә кабул итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: