Байрак
  • Рус Тат
  • Буада гражданнарны Бердәм кабул итү көне инде 16 ел дәвамында үткәрелә.

    Татарстанда гражданнарны Бердәм кабул итү көне инде 16 ел дәвамында үткәрелә. Сишәмбе - Татарстан хөкүмәтенең башкарма, закон чыгару һәм сайлап куелган властеның барлык дәрәҗәдәге командасы яшәүчеләрне кабул итү көне. Атна саен татарстанлылар үз проблемалары, үтенечләре һәм тәкъдимнәре белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары җитәкчеләренә, район, шәһәр администрациясе башлыкларына, "Бердәм Россия" фракциясенең...

    Татарстанда гражданнарны Бердәм кабул итү көне инде 16 ел дәвамында үткәрелә. Сишәмбе - Татарстан хөкүмәтенең башкарма, закон чыгару һәм сайлап куелган властеның барлык дәрәҗәдәге командасы яшәүчеләрне кабул итү көне. Атна саен татарстанлылар үз проблемалары, үтенечләре һәм тәкъдимнәре белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары җитәкчеләренә, район, шәһәр администрациясе башлыкларына, "Бердәм Россия" фракциясенең җирле советлары, Дәүләт Советы яисә Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итә алалар. Яшәүчеләр алдында ачыклык һәм отчетлылык - Татарстанда власть эше шушы мөһим принципларга нигезләнеп төзелә.

    Бер үтенеч тә игътибарсыз калмый

    Районда да "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗәдәге ведомстволар җитәкчеләренең гражданнарны кабул итүе системалы рәвештә алып барыла. Айга бер мәртәбә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһүдин эшлиләр. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Фәнис Хәйруллин әйтүенчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында Ринат Рәүф улы алты, Шакир Шаһмәд улы өч тапкыр кабул итү үткәргәннәр. Аларга төрле сораулар белән шул чагыштырмада 36 һәм 6 кеше мөрәҗәгать иткән. Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Азат Айзетулловка атнаның һәр сишәмбесендә халык үз гозерләрен җиткерә. Отчет чорында үткәрелгән шундый 18 очрашуга килүчеләр 38 кеше булган. Гомумән алганда, алар һәм җирле үзидарә депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчеләре, хезмәткәрләре, башкарма комитетының вазифаи затлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, юристлар үткәргән 407 кабул итүгә 736 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 270е уңай хәл ителгән, калганнары буенча җавап-консультация бирелгән. Узган елда җәмәгать кабул итү бүлмәсенә гозер белән килүчеләр 2628 кеше булган, аларның сораулары да җавапсыз калмаган.

    Иң күп мөрәҗәгать итүчеләр - пенсионерлар

    Ярты ел эчендә кабул итүгә килүчеләрнең күпчелеген - 257 кешене пенсионерлар тәшкил итә. Хезмәт яшендәге мөрәҗәгать итүчеләр саны 252гә тиң. Тагын 104е эшсезләр, 32се - укучылар һәм студентлар һәм 91е башкалар булган. Яшь категориясенә килгәндә, аларның 50,3 процентын 36дан 55 яшькәчә, 28,1 процентын 35 яшькә кадәрге һәм 21,6 процентын 56 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр тәшкил итә. Халыкның депутатларга, җитәкчеләргә шәхсән кабул итүдә җиткергән сораулары, үтенечләре төрле өлкәләрне колачлый. Байтагы - 44,6 проценты промышленность, төзелеш, транспорт һәм элемтә тематикасына кагыла. Икенче урынны торак-коммуналь хезмәте күрсәтү мәсьәләләре алып тора. Аның буенча гражданнарның 11,7 проценты мөрәҗәгать иткән. Сәламәтлек саклау, эш һәм хезмәт хакы, авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре белән бәйле проблемаларны хәл итүне сорап килүчеләр саны 4,8-6,1 процентка тиң. Ярты ел эчендә шулай ук хокук саклау органнары эшчәнлеге, хәрби хезмәт, суд-башкару системасы, экология һәм табигатьтән файдалану, финанс-икътисад, халыкны социаль тәэмин итү, белем бирү, мәдәният, мәгълүматлаштыру, спорт, туризм, торак белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә булган.

    Җирле кабул итү бүлмәсенең җыелма отчетыннан күренгәнчә, аларның берсе дә шәхсән очрашудан җавапсыз яисә тискәре җавап алып китмәгән. Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки җитәкчеләр, халык үзе сайлаган депутатлар беренче чиратта яшәүчеләрнең, хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешләр. Ә бөтенләй хәл итмәслек проблемалар юк, кайберләрен чишәр өчен бары вакыт, берләшү генә кирәк. Тиз арада хәл ителүчеләре дә шактый. Мәсәлән, сишәмбе көнне Азат Айзетулловка җир мәсьәләләре буенча кабул итүгә килгән эшмәкәр Рөстәм Җамалетдинов, Зур Фролово авылыннан Альбина һәм Дмитрий Шадриннар һәм тагын берничә кеше аннан уңай җавап алып чыктылар.

    - Без моңа кадәр Казан шәһәрендә яшәдек. Күптән түгел экология чисталыгы, биш балабызның сәламәтлеге турында кайгыртып, авылга күченергә булдык. Әтием бу яклардан булганга, апаларым биредә яшәгәнгә Буаны сайладык. Зур Фролово авылында яшәргә булдык. Район җитәкчесенә гозеребез җирне кабат арендалау буенча иде. Ул бик тиз чишелде. Авыл җирлегендә дә, монда да игътибарлы булдылар, - ди Дмитрий.

    Бердәм кабул итү көне - халыкның власть белән турыдан-туры элемтәсенең нәтиҗәле коралының берсе генә. Аның икенчесе - "Халык контроле". Дәүләт хезмәт күрсәтүе порталында һәр кеше үзенең соравын җиткерә һәм он-лайн режимда җитәкчеләр аның ничек чишүен күзәтеп бара алган махсус мәгълүмат системасы булдырылган. 4 ел эчендә сайтка 78 мең мөрәҗәгать кергән, аларның 61 меңе диярлек инде хәл ителгән. Меңнәрчә татарстанлылар министрга яисә Президентка һәркем мөрәҗәгать итә алуына үз мисалларында инандылар. Иң мөһиме - аңа шул ук вакытта игътибар итәчәкләр һәм ярдәм итәргә тырышачаклар. Властьның башкарма комитеты органнары җитәкчеләренә һәм депутатларга халык белән даими очрашулар, аралашулар яшәүчеләрнең проблемалары хәл ителүне оператив рәвештә контрольләргә, үз эшен татарстанлыларның фикеренә таянып төзергә мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: