Байрак
  • Рус Тат
  • Буада грипп һәм тын юллары вирус инфекциясеннән авыручылар күп түгел

    Буада грипп һәм тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар исәбе эпидемия чигеннән түбәнрәк. Үзәк дәваханәнең табиб эпидемиологы Резедә Җәләлова сүзләренчә, быелның гынварыннан районда 71 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Резедә Вадимовна шулай ук чиргә каршы кисәтү чараларының мөһимлеген ассызыклады. С витаминына бай ризыклар ашарга, саф һавада күбрәк булырга, тиешенчә йоклау, физик...

     

    Буада грипп һәм тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар исәбе эпидемия чигеннән түбәнрәк.
    Үзәк дәваханәнең табиб эпидемиологы Резедә Җәләлова сүзләренчә, быелның гынварыннан районда 71 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

    Резедә Вадимовна шулай ук чиргә каршы кисәтү чараларының мөһимлеген ассызыклады. С витаминына бай ризыклар ашарга, саф һавада күбрәк булырга, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясарга киңәш итте ул. Шулай ук грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору кирәк.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: