Байрак
  • Рус Тат
  • Буада хәйрия концерты узды (фоторепортаж)

    Кичә район мәдәният сараенда инвалидлар декадасын тәмамлап, хәйрия концерты узды. Чарага килгән барча буалыларны район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин сәламләде. -Әлеге чара ел саен үткәрелә. Узган елларда без аны Яңа елга багышлап әзерләсәк, быел инвалидлар декадасын йомгаклау максатында оештырдык. Рәхмәт килгәнегезгә, - диде ул. Концертта район мәдәният йорты каршында...

    Кичә район мәдәният сараенда инвалидлар декадасын тәмамлап, хәйрия концерты узды. Чарага килгән барча буалыларны район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин сәламләде.

    -Әлеге чара ел саен үткәрелә. Узган елларда без аны Яңа елга багышлап әзерләсәк, быел инвалидлар декадасын йомгаклау максатында оештырдык. Рәхмәт килгәнегезгә, - диде ул.

    Концертта район мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәренең, һәвәскәрләренең, хореография коллективларының чыгышлары залдагы халыкка бик ошады. Чараны оештыручылар әйтүенчә, концерттан җыелган акча инвалид балаларга кирәк-яраклар алыр өчен тотылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: