Буада Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара узды (фоторепртаж)
Залда утырган әниләргә район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камаретдинов ирештерде. -Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да...
Залда утырган әниләргә район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камаретдинов ирештерде.
-Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да кадерле әниләр булып, үстергән балаларыгызның шатлык-сөенечләрен генә тоеп яшәвегезне телим,- дип алгы рәттә урын алган " Ана Даны" исеменә лаек булган һәм балаларын хезмәт урыннарында югалткан аналарга чәчәк бәйләмнәре белән акчалата бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә шулай ук районда яшәүче күп балалы, опекунга, тәрбиягә бала алган гаиләләр дә килгән иде. Аларга да акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев