Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада СВОда һәлак булганнарның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

“Юнармия” активы катнашты.

dМәдәни үсеш үзәгендә узган әлеге чара берничә максатны күздә тотты – Россия геройлары көнен билгеләп үтү, үз тарихыңны белүне, яшьләрнең туган иле өчен башларын салган якташларның батырлыгын онытмауны, мәрхүмнәрнең әти-әниләренә, гаиләләренә рәхмәт әйтүне. “Юнармия” бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте җирле бүлекчәсенең XII слеты да шул көнгә туры килде. Район башлыгы Ранис Камәртдинов безнең райондашлар Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт геройлары белән горурлана алуларын, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр әтиләре, бабалары дәвамчылары булуын белдерде. Әлеге чарада СВОда башларын салган райондашларның үлгәннән соң Батырлык орденнары аларның якыннарына тапшырылды. Илдар Зиннәтуллинның орденын аның хатыны Илсөяр Зиннәтуллина, Александр Карлинның орденын хатыны Татьяна Карлина, Ростислав Сайкинның орденын абыйсы Дмитрий Сайкин, Радик Спиридоновның орденын хатыны Ирина Спиридонова, Булат Шәйдуллинның орденын әнисе СветлаГеройларга – орденнар СВОда һәлак булган райондашларыбызга дәүләт бүләкләре аларның якыннарына районның “Юнармия” активы катнашында тапшырылды. на Шәйдуллина алды. Алар барысы да рядовой, махсус хәрби операциядә контракт буенча хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар. Кайберләренең дәүләт бүләкләрен алырга сәхнәгә балалары менде. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Кыят авылы егете Иван Миловацкий да әлеге чарада катнашты. Ул инде ничәнче тапкыр контракт төзеп, СВОда булды. Аңа бу көнне “Сугышчан иптәшлеккә тугрылык өчен” икенче дәрәҗә күкрәк билгесе тапшырылды. Слетта быел уку елында актив булган юнармиячеләр, уку йортлары отрядлары аерым билгеләп үтелде, аларга Мактау грамоталары, җиңүче исеменә лаек булган мәктәпләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская районда укучылар СВОга хатлар язуларын, үлән чәйләре җыеп киптерүләрен, окоп шәмнәре ясауда катнашуларын зур батырлык дип, атады. Ватанны ярату шундый эшләрдән башлануын һәм моны дәвам итүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев