Байрак
  • Рус Тат
  • Буада яшәүчеләр хәзер FM диапазонында радио тыңлый алалар

    Республикада санлы эфир теле тапшырулар челтәре төзү төгәлләнде һәм "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең тавышлы тапшыруларының FM диапазонга күчүе бара. 2015 ел йомгаклары буенча инде 3 миллионнан күбрәк татарстанлы сыйфатлы санлы эфир телевидениесен карый ала. Моннан тыш, рес-публикада "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе тавышлы тапшыруларын FM диапазонга күчерү буенча масштаблы эш алып барыла. Татарстанда...

    Республикада санлы эфир теле тапшырулар челтәре төзү төгәлләнде һәм "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенең тавышлы тапшыруларының FM диапазонга күчүе бара.

    2015 ел йомгаклары буенча инде 3 миллионнан күбрәк татарстанлы сыйфатлы санлы эфир телевидениесен карый ала. Моннан тыш, рес-публикада "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе тавышлы тапшыруларын FM диапазонга күчерү буенча масштаблы эш алып барыла. Татарстанда санлы челтәр төзелеше тәмамлану һәм Буада FM диапазонда "Россия Радиосы + ГТРК Татарстан" программаларын тапшыра башлау уңаеннан 25 июньдә Буаның авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре җыелышында әлеге вакыйгаларны тәкъдир итү үткәрелде.

    Бүген безнең "Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре" ФГУП филиалы - "ТРның республика радиотелевизион тапшырулар үзәге" директоры Владимир Якимов белән аралашу мөмкинлегебез бар.

    -Россия телевизион һәм радиотап-шырулар челтәренә 15 ел тулды. Әлеге дәвердә гамәлгә ашырылган проектларның кайсысын әһәмиятле дип саныйсыз?

    Россия телерадио челтәре - санлы телевидениене үстерү һәм радиотапшыруларны FM диапазонга күчерү процессының турыдан-туры катнашучысы. Безнең предприятие - Татарстан Республикасы РТПЦсы - аның филиалы булып тора. РТРС - санлы бөтенроссия мәҗбүри гомуми карарлык телеканалларны эфирга тарату буенча бердәм дәүләт операторы. Бүген РТРС эфирлы тапшырулар челтәрендә 16,5 мең тапшыргыч җайланмалар, шул исәптән 14 мең телевизион тапшыргычлар, һәм 2,5 мең радиотапшыргычлар, Мәскәүдәге Останкино телебашнясын да кертеп, 8 меңнән күбрәк антенна-мачта корылмалары гамәлдә. РТРСта 17 меңнән күбрәк хезмәткәр эшли, аларның 300 меңгә якыны безнең филиалда. Татарстан Республикасы халкын 1нче мультиплекс санлы тапшырулар белән колачлау - 98,6 процент, икенчесе белән 78,1 процент тәшкил итә. Санлы челтәрне төзү DVB-Т2 стандартта алып барыла. Россиядә әлеге стандартның беренче тапшыргычы Казанда җибәрелгән.

    -Владимир Николаевич, әйдәгез, радио турында сөйләшәбез. Радиотапшыруларны FM диапазонга күчерү ни өчен кирәк?

    -Хәзер халыктагы радио кабул иткечләр барысы да диярлек чит илдә җитештерелгән. "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе тапшырган УКВ диапазонының аскы өлеше аларда еш кына юк. Шуңа күрә, безнең инициатива рәхмәтендә, әлеге проект гамәлгә ашырыла башлады. Бүген Буа шәһәре һәм районы яшәүчеләрен тәбрик итәргә була - безнең ретранслятордан 103,8 метр FM диапазонында "Россия Радиосы + ГТРК Татарстан" программаларын тапшыру башланды. Шул ук вакытта тапшыруларның сыйфаты һәм колачы үсте. Теләсә кайсы радио тыңлаучы, шул исәптән автосөючеләр дә, яраткан радиостанцияләренә авырлыксыз тоташа алалар.

    -Санлы телевидениенең өстенлеге нәрсәдә, әлеге өлкәдә безне алга таба ниләр көтә?

    -Беренчедән, санлы телевидение авыл һәм шәһәр халкы арасында мәгълүмат тигезсезлеген бөтенләй диярлек юкка чыгарырга мөмкинлек бирде. Авыл халкы 3-4 канал урынына бүген бик яхшы сыйфатлы 10-20 телеканал карый. Моннан тыш, заманча техникага хезмәт күрсәтү дә гадиләште. Бүген станцияләрнең 90 процентына автомат рәвештә хезмәт күрсәтелә. Болар барысы да яңа заманча технологияләрне гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Әлеге база да алга таба үсештә - яңа мультиплекслар, югары төгәллектәге телевидение булачак.

    -Якты телевизион киләчәк таулар артында түгел, бугай. Ә хәзергә, әйдәгез, Татарстанның телевизион санлаштыру нәтиҗәләренә йомгак ясыйк.

    -Республика җитәкчелегенең һәм РТРСның төзелгән килешү һәм "Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга телерадиотапшыруларны үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында оешкан һәм нәтиҗәле эш алып барулары рәхмәтендә Татарстанда санлы эфир телевизион тапшыруларының заманча челтәрен төзү төгәлләнде, ул ирекле керүдәге 20 телеканалга кадәр трансляцияләүне күздә тота. Белгәнегезчә, Россия президенты Указы белән 2009 елның июнендә гомумроссия мәҗбүри гомуми карарлык телеканаллар һәм радиоканаллар исемлеге - беренче мультиплекс ("РТРС-1" санлы телеканаллары пакеты) расланды. Беренче мультиплекс составына "Беренче канал", "Россия 1", "Матч-ТВ", "НТВ", "Петербург-5 канал", "Россия Культура", "Россия 24", "Карусель", "Общественное телевидение России" һәм "ТВ-Центр" керде. Россиянең санлы телевидениесенең икенче мультиплексы ("РТРС-2" санлы телеканаллар пакеты) РФ Элемтә министрлыгы каршындагы телерадиотапшырулар буенча Федераль конкурс комиссиясе конкурслары нәтиҗәсендә форма-лаштырылды. Аңа "РЕН ТВ", "Спас", "СТС", "Домашний", "ТВ-3", "Пятница", "Звезда", "Мир", "ТНТ", "Муз-ТВ" керә.

    Хәзерге вакытта Буа районы яшәүчеләре Буадагы, Ташкичүдәге, Яңа Чәчкаптагы һәм Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылындагы ретрансляторлардан санлы эфир телевизион тапшырулары программаларын кабул итү мөмкинлегенә ия. Татарстанда барлыгы 87 объект төзелгән инде. Нәтиҗәдә республика халкының 98,6 проценты 1нче мультиплекс (10 телеканал) һәм 78 проценты 2нче мультиплекс санлы телевизион тапшырулары белән колачланачак, бу тагын 10 ТВ канал дигән сүз. Икенче мультиплекс объектларын тулы масштабта кабызу 2018 елдан соңгы вакытка планлаштырыла. Төзү вакытында 25 яңа антенна терәкләре, халык теле белән әйтсәк, телевышкалар торгызылды.

    -Биек корылмаларның экстремал-ларны һәм селфи яратучыларны магнит кебек тартып торуы сер түгел. Куркыныч мавыгучыларга нәрсә турында онытырга ярамый?

    -Андый проблема, чыннан да, бар. Безнең мачталар, гадәттә, әлеге урында иң биек корылмалар булалар һәм алар төрле экстремалларны үзләренә тартып торалар. РТРСларның антенна-мачта корылмаларына законсыз үтеп керү сәламәтлеккә зыян сала, шулай ук җиһазларга зыян килгәндә 15 елга кадәр төрмәгә ябуга китерергә мөмкин.

    Радиотелетапшырулар җиһазлары якын арада сәламәтлеккә куркыныч зыян салучы югары ешлыктагы радиодулкыннар чыгаралар. Электромагнит дулкыннарның негатив тәэсире нерв, иммун, эндокрин системага һәм репродуктив функциягә йогынты ясый. Онкология авырулары килеп чыгу ихтималы арта. Башка ысуллар белән дә исәнлекне югалтырга мөмкин: ток сугудан яисә биеклектән егылып төшеп. Хәтта биеклектә эшләүче монтажчылар да башняларда бары тик җиһазлар токтан өзелгәндә, саклану чараларын һәм махсус киемнәрдә генә эшлиләр.

    -Владимир Николаевич, безгә еш кына аналог телевидение белән нәрсә булачак дип мөрәҗәгать итәләр. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

    -Аналог тапшыру аңа сорау булганда булачак һәм булырга тиеш. Әлеге хезмәт күрсәтүгә акча түләүчеләр диюем. Аның юкка чыгуына беренче адым булып дәүләт тарафыннан 2018 елдан соң 100 меңнән азрак халкы булган шәһәрләрдә мәҗбүри гомуми карарлык каналларның аналог сигналларын таратуны финанслауны туктату торачак. Әлеге шартларда халык мультиплексларга күчәчәк һәм санлы һәм санлы булмаган картинкалар арасында аерма күзгә күренеп торачак. Тамашачыга сигнал җиткерү мөмкинлекләрен үстерү белән аналог тапшыру табигый рәвештә үткәнгә китәчәк. Шул ук вакытта телерадиотапшыруларны үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән туры китереп, гамәлдәге аналог тапшыру 2018 елга кадәр, әлеге елны да кертеп, озайтылачак.

    -Владимир Николаевич, киңәш итегез әле, эфирдан телесигналны ничек кабул итсәң, яхшырак?

    -Шуңа игътибарыгызны җәлеп итәсем килә, телевизор яисә приставка сатып алырга теләүче сатучыдан Сезгә аларның нәкъ менә DVB-Т2 стандартында эшләвен күрсәтүне сорагыз. Экранда рәсем чыксын өчен, әгәр ул DVB-Т2не кабул итсә, Сезгә антенна кабелен телевизорга, әгәр иске буын телевизор булса, приставкага тоташтырырга туры киләчәк. Антенна бүлмәнеке (әгәр кабул итү шартлары рөхсәт бирсә), тышкы яисә коллектив була һәм тапшыргычка юнәлтелә ала. Санлы приставканың бәясе 1,5 мең сум тора. Буада һәм аңа якын авыл районнарында яшәүчеләргә килгәндә, алар үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча 8(84373)2-54-05 телефоны буенча Тәтештәге цехка яисә 8 (843) 2000- 528 номеры буенча безнең консультация үзәгенә шалтырата алалар.

    Фото: eh-zhituha.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: