Байрак
  • Рус Тат
  • Буадагы салкын төннәр һәм Яңгыр нинди эз калдырды?

    Үткән атнада берничә көн рәттән көчле яңгырлар яуды, суытты, ә төннәрен һава температурасы нибары 4-5 градуска калды. Бу җылы яратучы кыяр, кабак, ташкабак, баклажан үсүен акрынайтты. Юеш суыкларның башка зыяны булдымы? Бакчаны ничек "реабилитацияләргә"? "Россельхозүзәк"нең Буа районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева әйтүенчә, барлык үсем-лекләр актив...

    Үткән атнада берничә көн рәттән көчле яңгырлар яуды, суытты, ә төннәрен һава температурасы нибары 4-5 градуска калды. Бу җылы яратучы кыяр, кабак, ташкабак, баклажан үсүен акрынайтты. Юеш суыкларның башка зыяны булдымы? Бакчаны ничек "реабилитацияләргә"?

    "Россельхозүзәк"нең Буа районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева әйтүенчә, барлык үсем-лекләр актив үсү чорында булган июнь ае башында яңгырлар явуның фай-дасы искиткеч зур. Шул ук вакытта "бер яхшының бер яманы була" дигәндәй, тискәре йогынтысы да юк түгел. Бакчачыларга хәзер кичекмәстән кулга кәтмән алырга, төрле препаратлар белән "ко-ралланырга" кирәк. Әле яңгырлардан соң түтәлләрне утарга, рәт араларын йомшартырга өлгермәгәнсез икән, тиз-рәк бакчага чыгыгыз. Эре тамчылар туфракны шактый тыгызлап, аннан һаваны кысырыклап чыгарып, азотның, фос-форның, калийның һәм башка тукландыру элементларының үсем-лекләр ала алырлык формага күчү процессын акрынайталар. Үсемлек-ләргә үсәргә уңайлы шартлар тудыру өчен беренче эш нәкъ менә утаудан һәм туфракны йомшартудан гыйбарәт тә инде. Аннан көчле яңгырлар кайбер туклык-лы элементларны, бигрәк тә азотны шактый тирәнгә юып төшерергә мөмкин. Нигездә берьеллык яшелчә һәм чәчәк куль-туралары тамырлары аңа җитә алмаганлыктан үсүләрен акрынайталар, саргая башлыйлар. Моңа юл куймас өчен аларны тукландырырга кирәк. Чиста участокларда бу эшне утаганчы, чүпле-ләрендә үләннәрне юк иткәннән соң башкарырга була. Бу чорда иң яхшысы - органик ашлама, ул булмаганда яшелчә куль-тураларына 10 квадрат метрга 100-120 грамм исәбеннән сидекчә яисә аммиак селитрасы һәм 70-80 грамм калийлы ашлама кертергә кирәк. Калий урынына шул ук мәйданга 3-4 килограмм исәбеннән көл сибәргә дә ярый.

    Әмма аерым игътибарны барлык культураларда авыруларны профилак-тикалауга бирү мөһим.

    - Авырулар бигрәк тә томатка, бәрәңгегә яный. Аларны чиратлап фитофторозга, фузариоз коруга, альтернари-озга каршы бернинди билгеләр булмаганда да эшкәртергә кирәк. Моның өчен төрле препаратлар тәкъдим ителә. Аларның куллану микъдарлары инструкциядә языла. Шулай ук стресска кар-шы эпин, ризоплан, циркон препаратларын кулланырга да мөмкин. Агулаган вакытта шәхси саклану чараларын үтәргә кирәклеген дә онытмагыз, - ди Анна Степановна. Мондый һава торышы яшелчәләрне генә түгел, ә иген культураларын да сыный. Агроном әй-түенчә, уҗымнар һәм язгы бодай септориоз, ончыл чык, көрән күгәрек белән авырыйлар. Быел алар бик иртә баш кү-тәргән. Язгы бодайны фунгицидлар белән бу авыруларга каршы гадәттә көпшәләнү, көзгесен башаклану чорында гына эшкәрткәннәр. Ә агымдагы елда бу эшне ике тапкыр эшләргә туры килергә дә мөмкин. Бу инде өстәмә чыгымнар һәм вакыт дигән сүз. Моннан тыш, дым һәм бүгенге җылы кояш чүп үләннәренең дәррәү үсү-енә бер дигән җирлек тудыра. Гербицид белән эшкәрткәндә шулай ук стресска каршы препа-ратлар куллану уңай нәти-җә бирә.

    Авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре авыл хуҗа-лыгы культуралары чәчү-лекләрендә төрле чүп үләннәрен оператив төстә ачыклау максатында даими рәвештә фито-санитар монитроинг үткәрергә бурычлы. "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзә-ров әйтүенчә, фитоса-нитар тикшерү һәм профилактик чаралар хуҗалыкларның үз сред-стволары хисабына башкарылырга тиеш. Ә карантинлы, аеруча куркыныч, куркыныч корткычларга, авыру тудыручыларга, чүп үләннәренә каршы кө-рәш кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланганда 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр админстратив штраф салу кулланылырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: