Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан “Нечкәбил” конкурсантлары Зөһрә һәм Илнар Талиповлар хәйрия акциясе үткәрде (+фото)

    Без “Нечкәбил” республика конкурсында быел безнең районны тәкъдим иткән Зөһрә һәм Илнар Талиповларның бәйгенең алдагы турларында җиңүләрен язган идек.

    Бүген алар конкурс кысаларында хәйрия акциясе үткәрделәр. Алар районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә аз керемле гаиләләргә – АлшихтаГудковларга, Сарыкамыштан Пчелиннарга бала киемнәре бирделәр. Соңгылары өстәмә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе тутырылган пакетларга да ия булдылар. Иртәгә Талиповлар “Яктылык” халык театры һәм курчак театры белән берлектә Чүпрәле районының “Җылы өй” приютындагы балаларга күңел ачу программасын күрсәтәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: