Буага килгән мәгариф министры нәрсә өчен мактады, нәрсәдән канәгать түгел (фоторепортаж)
Бүген район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясе узды. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Башлап ул мәдәният йорты каршында урын алган күргәзмәне, укучыларның чыгышларын карады, лицей-интернатка беренче сыйныфка керүче укучыларга «Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында әзерләнгән букчаларны тапшыруда катнашты. Пленар утырышта район мәгарифе эшчәнлегенә бәя...
Бүген район мәдәният йортында укытучыларның традицион август конференциясе узды. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Башлап ул мәдәният йорты каршында урын алган күргәзмәне, укучыларның чыгышларын карады, лицей-интернатка беренче сыйныфка керүче укучыларга «Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында әзерләнгән букчаларны тапшыруда катнашты. Пленар утырышта район мәгарифе эшчәнлегенә бәя бирде. Үткән уку елында буалыларның белем бирүдә алга китүен һәм рейтингта 22нче баскычны биләвен әйтте. Моның Буа өчен әле аз булуын, беренче бишлеккә керергә, бигрәк тә сәләтле балалар белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. Буалылар арсында фән олимпиадарының республика этабында призлы урын алучылар бик аз. Шулай ук милли белем бирүне үстерергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев