Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы чыгарылышларның бүген бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кертелүләре хәл ителәчәк

    Район мәктәпләрендә бүген 187 унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язачаклар. Имтиханнар офф-лайн режимда үтәчәк. Әлеге сынау нәтиҗәсе буенча укучының бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кертелү-кертелмәве хәл ителәчәк. Иҗади эшне башкару вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк. Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен сынау вакыты сәгать ярымга озайтылган. Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда,...

    Район мәктәпләрендә бүген 187 унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язачаклар. Имтиханнар офф-лайн режимда үтәчәк. Әлеге сынау нәтиҗәсе буенча укучының бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга кертелү-кертелмәве хәл ителәчәк. Иҗади эшне башкару вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк. Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен сынау вакыты сәгать ярымга озайтылган.

    Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, россиянең һәр регионының үз темалар җыелмасы булачак. Төп юнәлешләре инде билгеле - болар "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталанулар", "Дуслык һәм дошманлык". Сынауны уза алмаучыларга , яисә башка сәбәп белән имтиханга килмәүчеләргә февраль һәм май айларында кабат тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.

    фото: kirov-portal.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: