Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы укытучылар 400 мең сумлык премияне ала алырмы? (+фото)

    Казанда 14 марттан 18енә кадәр үтәчәк "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчесенә шул кадәр премия тапшырачаклар. "Педагогик дебют" конкурсында җиңгән мөгаллим 200 мең сум алачак. Икенче урын өчен 100әр мең сум, өченчегә 70әр мең сум билгеләнгән. Барлык лауреатлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә 50шәр мең сум премия биреләчәк. Безнең районнан "Ел укытучысы"нда җиңүне 5...

    Казанда 14 марттан 18енә кадәр үтәчәк "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчесенә шул кадәр премия тапшырачаклар. "Педагогик дебют" конкурсында җиңгән мөгаллим 200 мең сум алачак. Икенче урын өчен 100әр мең сум, өченчегә 70әр мең сум билгеләнгән. Барлык лауреатлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә 50шәр мең сум премия биреләчәк. Безнең районнан "Ел укытучысы"нда җиңүне 5 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Исхакова,

    лицей-интернатның җәмгыять белеме укытучысы Ленар Абзалов

    һәм "Педагогик дебют"та 1 номерлы мәктәптә физикадан һәм математикадан белем бирүче Марат Мөхәммәтҗанов

    дәгъвалаячак. Алар өчесе дә Кайбыч районында узган зона этабында югары баллар тупладылар. Монда да сынатмауларын телибез. Ә Республика турында барлыгы шул чагыштырмада 41 һәм 20 укытучы осталык сынаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: