Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, акча җыюда актив булыйк

    Быел шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Анда 8506 буалы сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде һәм аларның 5818е референдумга чыгарылган сорауны, шәһәрне төзекләндерүне хуплады. Бу референдум узган дигәнне аңлата. Шәһәрдә теркәлгән 18 яше тулган һәр граждан 500 сум күләмендә үз...

    Быел шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Анда 8506 буалы сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычларын үтәде һәм аларның 5818е референдумга чыгарылган сорауны, шәһәрне төзекләндерүне хуплады. Бу референдум узган дигәнне аңлата. Шәһәрдә теркәлгән 18 яше тулган һәр граждан 500 сум күләмендә үз өлешен кертәчәк һәм туган шәһәрен яхшырак итәчәк дигән сүз. Моны ничек, кайчан башкарырга? Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов белән әңгәмәбез шул хакта.

    - Иң беренче чиратта шәһәрлеләргә референдумда актив катнашып, ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Яшәүчеләрнең гомумшәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә мондый формада катнашуы беренче тапкыр үткәрелсә дә, буалылар үз шәһәрләрен чәчәк атуы хакына сайлау ясады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге "Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салым средстволарын җәлеп итеп гамәлгә ашырылучы җирле билгеләнүдәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертларын бирү тәртибе турында"гы 909 номерлы карарына туры китереп, һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Бары уртак көч белән зур суммада акча җыеп, күләмле эш башкара алачакбыз. Мондый мөмкинлектән, һичшиксез, файдаланып калырга кирәк, дип саныйм.

    Районыбыз авыл җирлекләре мисалы монда үрнәк була ала. Алар программада 2014 елдан бирле катнашып һәйкәлләрне, зиратларны төзекләндерделәр, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту эшен башкардылар, җирлек эчендә юллар салдылар, балалар мәйданчыклары урнаштырдылар. Үзара финанслауны исәпкә алып гомуми сумма 68,8 миллион сумнан күбрәк тәшкил итте.

    Инде халыкны акча җыюда да битараф булмаска, түләүне иртәгәгә калдырмаска чакырам. Үзара салым средстволарын җыюны без киләсе елның беренче кварталында җыеп бетерергә кирәк. Бу Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына үзара финанслауга заявка бирү һәм планлаштырылганны 2018 елда башкару өчен кирәк. Беренче апрельдән соң җыелган средстволарны без бары 2019 елда гына үзләштерә алачакбыз.

    - Айрат Илдарович, буалыларга үзара салым средстволарының нинди максатларга юнәлтеләчәген тагын бер кат искә төшерсәгез иде.

    - Алар шәһәрдә тротуарлар салуга һәм урамнарны яктыртуга юнәлтеләчәк. Бүгенге көнгә тулаем шәһәр буенча тротуарларны проектлаштыру эше башланды.

    - Газета укучыларыбыздан акчаны ничек түләү турында сораулар килә башлады инде. Әлеге процедура турында аңлатсагыз иде.

    - Акча средстволарын "АК БАРС БАНК"та махсус ачылган счетка күчерергә кирәк. Анда комиссия алынмый. Шулай ук шәһәр территориясендә урнашкан башка банклар аша да түләргә була. Квитанцияләрне почтальоннар таратачак. Алар әзер инде. Тагын бер кат акчаларны киләсе елның апреленә кадәр түләргә кирәклеген искәртәсем килә. Үзара салымны үз вакытында түләп, шәһәрне төзекләндерүгә һәм безне борчыган сорауларны хәл итүгә зур өлеш кертәчәкбез. Ә җыелган средстволарның максатчан файдаланылуында бернинди шикләнүләр булырга тиеш түгел. Чөнки эшләр план нигезендә башкарыла, смета документациясе төзелә һәм эшләнгән эшкә отчет биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: